Бөгелмә авазы

Ишеткән-күргәннән гыйбрәт алыгыз!

3 - 10 март көннәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге тарафыннан район территориясендәге юл йөрүчеләр арасында 456 тәртип бозу очрагы теркәлгән.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
ЮХИДИ бүлеге инспекторы,
өлкән полиция лейтенанты.

Реклама

Юлларда тәртип бозуларның:
- 4сендә транспорт чарасы белән идарә итүче исерек булган;
- 1сендә руль артында булган кеше эчкәнме-юкмы икәнен ачыклау максатыннан үткәрелә торган медицина тикшерүен узудан баш тарткан;
- 133е куркынычсызлык каешын эләктермәүгә карый;
- 86 машинаның дәүләт номеры күренмәс хәлдә булган;
- 20 кеше балаларны йөртү тәртибенә буйсынмаган;
- 15е җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән;
- 8е "тонировка" таләпләрен үтәмәгән;
- 4 кеше светофорның кызыл утына "кергән";
- 5 очракта каршы хәрәкәт юлына чыккан;
- җәяүлеләр арасында 25 кеше юл йөрү кагыйдәсен бозган.
Матди зыян китергән 36 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде.
Шуларның берсе 7 март көнне кичке сәгать унынчыда Казан - Оренбург юлының 294 нче километрында була. Әлмәт ягыннан килүче "LADA" ("Приора") машинасы техник сәбәпләр аркасында туктап торган "КамАЗ" прицебына килеп бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә "Приора"ның алгы утыргычындагы 1992 елгы пассажир кыз вакыйга урынында үлә, ә машина йөртүче белән икенче пассажир - 1985 елгы ханым авыр тән җәрәхәтләре белән Бөгелмә хастаханәсенә озатылалар...
Билгеләнгән вакыт эчендә штрафын түләмәгәннәргә мөнәсәбәттә 11 акт төзелде, шулардан 5 материал буенча 15 тәүлеккә кадәр кулга алу турында карар чыгарылды.
Агымдагы елда Дәүләт автоинспекциясе юлдагы тәртипсезлекләр өчен юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга җәзаның котылгысыз булуын күрсәтү өстендә эш алып бара. Түләнмәгән штрафларны алу максатында суд приставлары белән берлектә үткәрелә торган профилактик рейдлар да атна саен оештырыла.
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез! Юлларда игътибарлы булыгыз! Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: