Бөгелмә авазы

Исем үзгәрә, җисем кала

Бөгелмә торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты күпквартирлы йортларда яшәүчеләргә, Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап, бердәм хисаплау үзәге (ЕРЦ) счёт-квитанцияләрендә салкын һәм кайнар суга, электрга ОДН ("ОДН-холодная вода", "ОДН-горячее водоснабжение", "ОДН-электроснабжение") хезмәтләре буенча акча түләүләре язылмаганын хәбәр итә. Әлеге хезмәтләр коммуналь хезмәтләр блогыннан алына (узган вакытлар...

Бөгелмә торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты күпквартирлы йортларда яшәүчеләргә, Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап, бердәм хисаплау үзәге (ЕРЦ) счёт-квитанцияләрендә салкын һәм кайнар суга, электрга ОДН ("ОДН-холодная вода", "ОДН-горячее водоснабжение", "ОДН-электроснабжение") хезмәтләре буенча акча түләүләре язылмаганын хәбәр итә. Әлеге хезмәтләр коммуналь хезмәтләр блогыннан алына (узган вакытлар өчен бурычлар булмаган очракта).

Торак хезмәтләре бүлегендә аерым юллар белән түбәндәге хезмәтләр языла:

  • торак йортны тотуга салкын су;
  • торак йортны тотуга кайнар су;
  • торак йортны тотуга электр тәэминаты.

Әлеге хезмәтләр буенча түләү күләме (торак бинаның квадрат метрына сумнарда) коммуналь ресурска булган тиешле тарифны гомуми йорт ихтыяҗларына кулланыла торган коммуналь ресурс нормативына, күпквартирлы йортның торак һәм торак булмаган бүлмәләре исәбенә керә торган гомуми милек мәйданына тапкырлап билгеләнә.

Әлеге үзгәрешләр торак милекчеләре ширкәтләренә яки идарәче компанияләр карамагында булган күпкатлы йортларда яшәүчеләргә кагыла. Әгәркүпквартирлы йортта идарә итү турыдан-туры башкарыла икән, ул чакта гомуми йорт ихтыяҗларына тотыла торган салкын я кайнар суга түләү коммуналь хезмәтләргә түләү буларак бара һәм счёт-квитанциядә элеккечә үк "ОДН" дип күрсәтелә. Йорт ихтыяҗларында кулланыла торган электр энергиясен куллану нормативлары ТР Дәүләт Комитетының 2016 елның 7 октябрендә чыгарган № 6-79/тп карары белән билгеләнә.

Гомуми йорт ихтыяҗларында салкын һәм кайнар су куллану нормативлары исә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 2012 елның 21 августында чыгарган №131/о (2013 ел, 20 май, № 62/о басмасында) расланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: