Бөгелмә авазы

Иртәгәсе көн турында уйлап…

Инде билгеле булганча, 2011 елның 1 гыйнварыннан "Дәүләттән социаль ярдәм турында"гы Федераль Законга өстәмәләр кертелгән иде. РФ Пенсия фонды мәгълүматларыннан Әлфия ЗАРИПОВА әзерләде. РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге исегезгә төшерә: социаль хезмәтләр пакетын алуга хокукы булган гражданнар бу хезмәтләрне натураль формада, яисә акчалата эквивалентта ала алалар. Шул ук...

Инде билгеле булганча, 2011 елның 1 гыйнварыннан "Дәүләттән социаль ярдәм турында"гы Федераль Законга өстәмәләр кертелгән иде.
РФ Пенсия фонды мәгълүматларыннан
Әлфия ЗАРИПОВА әзерләде.
РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге исегезгә төшерә: социаль хезмәтләр пакетын алуга хокукы булган гражданнар бу хезмәтләрне натураль формада, яисә акчалата эквивалентта ала алалар. Шул ук вакытта Законнарда социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата тулысынча, яисә өлешчә алу мөмкинлеге дә каралган (әлеге федераль ташлама ветераннарның аерым категориясенә, аерым алганда, инвалидларга, шул исәптән инвалид балаларга, фашизм тоткынлыгында булган элеккеге балигъ булмаганнарга, радиация нәтиҗәсендә зыян күргәннәргә каралган. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 368 мең кеше шушы социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия).
2012 елның 1 апреленнән гражданнарга тиешле социаль хезмәтләр җыелмасына түләү өчен 839,65 сум акча җибәрелә:
-дару белән тәэмин итүгә - 646 сум 71 тиен;
-санаторий-курортка юлламага - 100 сум 05 тиен;
-тимер юл транспортында йөрүгә, шулай ук дәвалану урынына шәһәрара транспортта барып кайтуга бушлай билетка - 92 сум 89 тиен.
Әгәр сез алдан ук социаль хезмәтләр җыелмасын натуралата алудан баш тартып, аның акчалата эквивалентын алган булсагыз һәм алдагы елларда карарыгызны үзгәртмәсәгез, Пенсия фонды идарәсенә килеп, гариза язуның кирәге юк.
Ә инде моңа кадәр акчалата компенсация алган, ә менә 2014 елның гыйнварыннан социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланырга уйлаганнарга һәм беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләргә тиешле гариза белән 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ашыгыгыз, уйланырга вакыт аз калды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: