Бөгелмә авазы

Интернет мошенниклары

Бүгенге көндә интернетсыз яшәүне күпләр күз алдына да китерә алмый. Товар һәм төрле хезмәтләргә заказ бирү, эш табу һәм башкалар... Шомафилар шуннан шома файдалана да инде. Төрле сайтлар аша алар сәүдә оешмалары, предприятиеләр вәкилләре исеменнән товарлар, төрле хезмәтләр тәкъдим итәләр, шул исәптән, эшкә урнаштырырга ышандыралар. Гражданнар исә әле килеп җитмәгән...

Бүгенге көндә интернетсыз яшәүне күпләр күз алдына да китерә алмый. Товар һәм төрле хезмәтләргә заказ бирү, эш табу һәм башкалар... Шомафилар шуннан шома файдалана да инде. Төрле сайтлар аша алар сәүдә оешмалары, предприятиеләр вәкилләре исеменнән товарлар, төрле хезмәтләр тәкъдим итәләр, шул исәптән, эшкә урнаштырырга ышандыралар.

Гражданнар исә әле килеп җитмәгән товар, яисә күрсәтелмәгән хезмәт өчен акча күчерәләр, шул рәвешле аферистлар тозагына кабалар.

Ялганчылар мошенниклыкның башка схемасын да уңышлы файдаланалар. Әйтик, сез ни дә булса сату турында белдерү бирәсез. Алар сезгә шылтыратып, товарыгызны сатып алырга (хезмәттән файдаланырга) әзер икәнлекләрен әйтәләр һәм акча түләү өчен банк картагызның реквизитларын, пин-кодын сорыйлар. Ә кайвакытта банкомат янына үзегез барып, ниндидер саннар җыярга кушалар. Сез, ышанып, шулай эшлисез икән, картагызда булган акчагыздан колак кагасыз дигән сүз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: