Бөгелмә авазы

Иминлек – үз кулыгызда

Янгыннар - без теләмәгәндә һәм бөтенләй көтмәгәндә килеп чыга торган гадәттән тыш хәл ул. Шундый бәла килгәндә кеше, каушап төшмичә, дөрес эш итә икән, ут чыганагын олы казаларга, фаҗигагә җиткермичә, юк итәргә мөмкин. Ә инде утны күрүгә паникага бирелеп, ни эшләргә белмичә, чәбәләнеп торып, кадерле минутлар әрәмгә үтсә, ул афәткә...


Екатерина ДМИТРИЕВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Кызганычка, күп очракта шулай була да. Чөнки кеше ул мизгелдә ни эшләргә кирәген белми. Өйдә, квартирда куркыныч туса, бигрәк тә.
Өйдә, квартирда ут чыгуның сәбәп-ләре берничә төрле булырга мөмкин: караучысыз калдырылган балаларның шырпы, электр приборлары белән уйнавы; урын-җир өстендә тәмәке тарту, бигрәк тә исерек хәлдә; ут белән саксыз эш итү (буяуларны җылыту, электр приборларын һәм лампаларны пәрдәгә, обойга, агач эшләнмәләргә һәм тиз кабынып китүчән башка әйберләргә бик якын урнаштыру), бер розеткага берь-юлы берничә электр приборын тоташтыру ("тройник"лар белән бик мавыкмагыз, чөнки электрүткәргечнең гомуми куәте 1,5 кВт.га гына исәпләнгән); үткәргечләрдәге кыска ялганыш (чыланган, бөтерелгән, стенага кадак белән кагылган, өстеннән обой белән ябыштырылган очракларда); киемнәрне чистарту өчен төрле эреткечләр, бензин кулланганда; өстәл лампасын газета яки башка кәгазь, тукыма белән каплап куйганда һәм башка очракларда.

Берничә секунд эчендә утны сүндереп өлгермисез икән, бу хәлнең коточкыч нәтиҗәләргә китерүе бик ихтимал. Шуңа да әлеге мизгелләрдә белеп эш итү кирәк.
1. Кичекмәстән янгын сүндерүче-ләрне, күршеләрне чакырыгыз. Үзегезнең каттагы башка күршеләрегезгә әйтегез, балаларны, ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләрне, авыруларны куркынычсыз урынга чыгарсыннар.
2. Янгын сүндерүчеләр килеп җит-кәләгәнче кул астындагы чаралар яр-дәмендә утны сүндерергә керешегез (ут сүндергеч, юеш тыгыз тукыма, эчтәге краннардан алынган су һ. б.). Ток сугу куркынычы булса, баскыч мәйданчыгында-гы щитта автомат выключатель яр-дәмендә электр килүне өзегез.
Шуны истә тотыгыз: тиз кабынып китә торган сыекчаларны су белән сүндерергә тырышу - нәтиҗәсез, бу очракта ут сүндергеч, юеш тукыма, гөл савытындагы туфрак файдалырак булыр. Һава кереп, ут дөрләп китмәсен өчен тәрәзәләрне ачмагыз, пыяланы ватмагыз. Ә инде башка чара калмыйча, аларны ачарга кирәк булса, үзегез ян яктарак торып, битегезне каплап эш итегез, чөнки ишекне ачып җибәрүгә, ут ялкыны бәреп чыгуы, сакланмаган урыннарның пешүе ихтимал.
3. Үз көчегез белән генә утны сүндерә алачакка ышаныч юк икән, ишекне тыгызлап ябып, тиз генә квартирдан чыгып китү ягын карагыз. Күршеләрегез белән бергә ишеккә су сибеп торыгыз, бусы утның баскыч мәйданчыгына чыгуын тоткарлап торыр өчен кирәк.
Янгын сүндерүчеләрне каршы алыгыз, утның кай урында чыкканын әйтегез, өйдә кешеләр калганмы-юкмы икәнен хәбәр итегез.
Ут дөрләгән квартирдан ишек аша чыгу мөмкинлеге калмаса, балконга чыгыгыз, ишеген каты итеп ябыгыз һәм кычкырып, хәрәкәтләр ярдәмендә үзегезгә игътибарны җәлеп итәргә тырышыгыз. Күрше балконга күчәргә омтылмагыз, бу бик куркыныч.
Алдан ук хәстәрен күреп, документларыгызны, акчаларыгызны бер урында сакларга гадәтләнегез, көтмәгәндә эвакуацияләнергә туры килсә, тиз генә алып чыгып китәр өчен җиңелрәк булыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: