Бөгелмә авазы

Игътибарлы булыгыз!

Яңа ел, Раштуа бәйрәме, гыйнвар каникуллары якынлаша. Халык күңел ачачак. Ләкин, кызганычка каршы, күңелле очрашулар, ял итүләр фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ничек кенә булмасын, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәк.

- Бәйрәмнәр якынлашкан чорда сату киштәләренә зур күләмдә озак вакытлар яткан пиротехника әйберләре "менеп кунаклый". Балалар һәм өлкәннәр, әзерләнү шау-шуы белән мавыгып, сыйфатына игътибар да итмичә, төрле фейерверклар, петарда һәм бенгаль утлары сатып алалар. Шушы "уенчыклар"ны куллану янгын чыгу, күңелсезлек очракларына сәбәп була, алар нәтиҗәсендә кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала.
- Пиротехниканы яндырып җибәргән вакытта тәмәке тарту катгый тыела, 50 метр радиуста янгын куркынычы янаган әйберләр булырга тиеш түгел. Якында гына машина торса, ракетницалардан атарга ярамый, тирә-якта гаражлар бар икән, аларның яхшылап ябылган булуын тикшерергә кирәк. Шәһәрдән читтәге урыннарда агач йортлар, чатырлар - бер сүз белән әйткәндә, тиз янып китүчән төзелеш биналары һәм җиһазлар тирәсендә пиротехника куллану киңәш ителми.
- Кешеләргә фейерверк аткан вакытта аңардан 15 - 20 метр ераклыкта торырга киңәш ителә. Җил аларга төтен һәм эшләнмәнең янып бетмәгән кисәкләрен очырып китермәсен өчен каршы якка басарга кирәк. Торак йортлар һәм башка төзелеш объектлары янында өскә оча торган әйберләр куллану катгый тыела: алар өйгә, түбәгә яки чормага очып кереп, янгын чыгу сәбәпчесе булырга мөмкин. Фатирда бенгаль утларын яндырырга, шартлый торган ша-пылдаткычлар кулланырга ярамый.
- Әгәр дә фатирыгызга урманнан алып кайткан чыршыны куярга уйлагансыз икән, аны урнаштырганчы суыкта тотыгыз. Коела торган ылысларны шунда ук җыеп алыгыз, ул кечкенә генә очкыннан да дары кебек кабынып китәргә мөмкин. Яшел "матуркай"ның нигезе тотрыклы булсын һәм ул электр белән җылыту приборларыннан ерактарак торсын, пиротехника эшләнмәләре элмәгез.
- Әгәр дә чыршыга ут капкан икән, электр гирляндасы розеткасын тартып алыгыз. Янгын сүндерү хезмәткәрләрен чакыртыгыз, бинадан кешеләрне чыгарыгыз һәм, мөмкинлек булса, янгынны сүндерергә алыныгыз: утны тыгыз тукыма белән каплагыз, су сибегез һәм янгын сүндерү җайланмасы кулланыгыз.
С. ШАЛАМОВ,
надзор бүлеге инспекторы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: