Бөгелмә авазы

Игътибар – балалар!

Шундый баш астында республикабызда профилактик чаралар айлыгы 20 августта башланып китте. Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү максатында үткәрелә торган бу традицион чараның икенче этабы 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
юл хәрәкәте иминлеген
пропагандалау инспекторы,
өлкән полиция лейтенанты.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Бу айлык барышында балигъ булмаган яшьтәге үсмерләрнең һәм балаларның юл фаҗигаләренә юлыгуларына юл куймау максатын күздә тоткан профилактик чаралар; җәяүлеләрне уздырмый торган һәм шулай ук нәни пассажирлар утырткан хәлдә каршы як хәрәкәт юлына чыгарга яратучы тәртипсез машина хуҗаларын кисәтү рейдлары; дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары; балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы викториналар, бәйгеләр һәм башка чаралар уздыру күздә тотыла.

Моннан тыш уку йортларына керү юлларының торышы, юл билгеләре, светофорлар, төрле чикләү чараларын һәм автобуслары булган мәктәпләрдә пассажирлар йөртү өчен лицензияләре булу-булмауны тикшерүләр оештырылачак.

Хөрмәтле әти-әниләр! Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе идарәсе сезне һәм балаларыгызны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди. 12 яшькә кадәрге баланы пассажир итеп аласыз икән, махсус беркетелә торган утыргыч булырга тиеш. Балаларыгызны мопедларда, скутерларда, квадроциклларда җилдерүдән, велосипедларда машина йөри торган юлларда йөрүдән тыйсагыз иде! Үзегез дә игътибарлы булыгыз, сак йөрегез, балалардан да шуны таләп итегез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: