Бөгелмә авазы

Игенче сыналыр чак җитте

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрләренә караганда, иген үскән мәйданнарның дүрттән берендә Буа, Зәй, Нурлат, Апас һәм башка районнарда ашлык җыеп алынган инде. Урып-җыю Менделеевск, Мөслим, Чирмешән, Баулы һәм башка муниципаль районнарда әкрен бара.

Әлфия МОСТАФИНА.
Ындырларга һәм әзерләү предприятиеләренә 535 мең тонна ашлык кергән. Республика буенча уртача уңыш - гектарыннан 20 центнер чамасы. Ләкин шунысы гаҗәп, ызандаш районнардагы уртача уңыш төрлечә: 30дан алып, 12 центнер аралыгында тирбәлә. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, монда гаеп һава шартларында гына түгел булып чыга. Шуңа күрә министр урыннардагы башлыкларга үз эшләренә анализ ясарга һәм нәтиҗәләрдәге мондый кис-кен аермалыкны киләчәктә булдырмаска тәкъдим итә.
Быелгы һава торышы игенчеләрне тагын бер кат сынап карарга булды - корылыктан йөзләгән гектар игенгә зыян килде, ул бигрәк тә сабан культуралары мәйданнарында үз эзен калдырды. Үсемлекләрнең озынлыгы унбиш сантиметрга да җитмәгән урыннар бар. Әмма, бернигә дә карамастан, үскәннәренең барысын да югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Шуңа күрә район хуҗалыкларында урак вакытында мөнәсәбәт бик җаваплы һәм игенчеләр аны иң кыска срокларда тәмамларга тырышырга тиешләр.
Бөгелмә районы кырларында эш ничек бара соң? Рәсми мәгълүматларга караганда, "Березовка" җәмгыятеннән кала (анда көзге культуралар мәйданнары юк), барлык хуҗалыклар да урып-җыюга керештеләр. Бүгенгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән 4 815 гектар мәйданда (4 520 гектарында - көзге арыш һәм 230 гектарында көзге бодай игелгән) урып-җыю эшләре башкарылып (бу барлык мәйданның 13 проценты дигән сүз), 9 276 тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш гектардан уртача 19,3 центнер тәшкил итә. 65 гектарда борчак чабылган, 77 тонна уңыш чыккан - гектарыннан
11,8 центнер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: