Бөгелмә авазы

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Алдан хәбәр иткәнчә, "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Иң үзенчәлекле Яңа ел рецепты" дип исемләнгән фотоконкурс үткәрелгән иде. Аңа йомгак ясадык. Җиңүчеләребезгә салатлары, кабартмалары, пироглары һәм, гомумән, тәм-томнары белән танылган "Новинка" кулинария кибетләре челтәреннән продукция сатып алу өчен 1 500, 1 000 һәм 500 сумлык сертификатлар тапшырылды. Беренче урын иясе...

Алдан хәбәр иткәнчә, "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Иң үзенчәлекле Яңа ел рецепты" дип исемләнгән фотоконкурс үткәрелгән иде. Аңа йомгак ясадык.

Җиңүчеләребезгә салатлары, кабартмалары, пироглары һәм, гомумән, тәм-томнары белән танылган "Новинка" кулинария кибетләре челтәреннән продукция сатып алу өчен 1 500, 1 000 һәм 500 сумлык сертификатлар тапшырылды.

Беренче урын иясе Аделина Гарифуллинаның (Әлмәт шәһәре) сертификатын Бөгелмәдә яшәүче әнисе Зөлфирә Хуҗина килеп алды. "Аделина конкурска юллаган тортны сеңлесенең туган көненә ясаган иде. Бик матур килеп чыккач, сезгә дә җибәрде. Ә тавыш җыйганда исә, барлык туганнар, дус-ишләр, таныш-белешләр бергә тупланып, кызыбыз өчен җан аттык һәм җиңеп чыктык", - ди ханым.

Икенче урын иясе Гөлнара Хуҗина (Бөгелмә шәһәре) - "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында үтүче фотобәйгеләрнең даими катнашучысы. Бу юлы конкурска юллаган "Эт" салатын беренче тапкыр Яңа ел бәйрәменә ясаган. "Бик тәмле һәм матур килеп чыкты, агымдагы ел символы", - ди Гөлнара, елмаеп.

Ләйсән Галләмова исә "Яңа ел шарчыклары" кабымлыгы белән өченче урынга чыкты. "Бик шатмын, гаиләм белән "Новинка" тәм-томнарын авыз итәчәкмен, сертификат кабул итеп алу үзе бер бәйрәм кебек", - ди Ләйсән.

Катнашучылар, җиңүчеләр исеменнән конкурсантлар өчен тавыш бирүдә катнашучыларга һәм спонсорыбыз - "Новинка" кулинария кибетләре челтәренә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк!

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: