Бөгелмә авазы

И туган тел, и матур тел

20 декабрьдә хакимиятнең киңәшмәләр залында "Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр хакында" канунының үтәлешен тикшерү максатында видеоконференция үтте. Аңа Премьер-министр урынбасары Равил Моратов рәислек итте. Раилә ХАФИЗОВА. 4 миллионга җиткән Татарстан хал-кының яртысын татарлар тәшкил итә. Калган ике миллионы 115 милләт вә-киле арасында бүленә. Элек-электән Казан йортында...

20 декабрьдә хакимиятнең киңәшмәләр залында "Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр хакында" канунының үтәлешен тикшерү максатында видеоконференция үтте. Аңа Премьер-министр урынбасары Равил Моратов рәислек итте.

Раилә ХАФИЗОВА.
4 миллионга җиткән Татарстан хал-кының яртысын татарлар тәшкил итә. Калган ике миллионы 115 милләт вә-киле арасында бүленә. Элек-электән Казан йортында яшәп килгән фин-угор халыклары бу исемлектә аерым урын алып тора һәм кабатланмас мәдәнияте белән республикабызның рухи мирасын баета. Һәр милләтнең йөзен шушы гүзәл хәлендә саклап калу - безнең, төп халык буларак, мөһим бурычыбыз. Аны хәл итүнең кулай юлын таптык та шикелле - республикабызның иң эре шәһәрләрендә күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре эшләп килә, шунда чуваш, мари, мордва, казакъ, үзбәк, башкорт, әрмән, грузин, грек, яһүд һәм башка милләтләр балаларын туган телләренә өйрәтә. Хакыйкый, киләчәк мәктәпләре дигәндә, нәкъ менә шундый күпмилләтле заманча мәктәпләр күз алдына килеп баса.
Кече телләрне үстерү ягыннан бездә хәлләр ничек тора соң? Районыбызда бер милли чуваш мәктәбе (Наратлы авылында) һәм мордва халыкларының якшәмбе сыйныфлары (Кече Бөгелмә авылында һәм шәһәребезнең 11 нче гомуми белем бирү мәктәбендә) эшләп килә. Дөрес, соңгыларын әлегә мәктәпләр дип атап булмый, чөнки, беренчедән, юридик статуслары анык түгел, димәк, укытучыга хезмәт хакын түләү фонды хәл ителмәгән, икенчедән, "федераль оптимальләштерү" кысаларында уку сәгатьләре бермә-бер кыскартылган: Кече Бөгелмәдә атнасына 9 сәгатьтән нибары 3кә, 11 нче мәктәптә 18 сәгатьтән 9 сәгатькә калдырылган. Моннан аң-лашылганча, бу мәктәпләр, тулаем, укытучыларның фидакарьлеге, оештыру сәләте, туган халкын янып-ялкынланып сөюе хисабына эшли. Балалар төп дәресләрдән соң шактый арыган килеш килгәнгә күрә, мөгаллимнәргә көн саен "түгәрәк өстәл"ләр, кич утырулар, милли бәйрәмнәр, аш-суга осталык бәйгеләре оештырып, кызыксындыру чаткысын гел дөрләтеп тотарга туры килә. 11 нче мәктәптә Раиса Иванова укыткан 30 тырыш бала ел саен диярлек Татарстанда гына түгел, Саранскида үткән олимпиа-
даларда да призлы урыннарны алып килә. Катя Игнатьева, узган елның рес-публика бәйгесендә җиңгәннән соң, төбәкара олимпиадага барды, анда беренче урынны яулады һәм Мордва республикасының уку йортларына чакыру алды. Быел Кече Бөгелмә мәктәбе укучысы Лолита Бардина (укытучысы - Нина Горячева) республика олимпиадасыннан җиңеп кайтты, хәзер төбәкара бәйгегә әзерләнә. Укучылар һәрдаим Мордва Республикасының башкаласы белән тыгыз элемтәдә торалар, былтыр Саранскиның җәйге лагерьларында ял итеп кайттылар. Дәресләрдә балаларга, тел күнекмәләреннән тыш, халык авыз иҗаты, матур әдәбият үрнәкләре бирелә, милли биюләр һәм җырлар аша туган халкыңны ярату һәм аның бай рухи дөньясына соклану тәрбияләнә.
Мордва теле Урал телләр оясына караган фин-угор төркеменә керә.
Христианлаштыру дәверенә чаклы тоткан диннәре төрки халыкларныкына аваздаш. Гомумән, милли азатлык яуларында мордва халкы татар кабиләләре белән берегеп көрәшкән. Бөек мордва кенәзе Пургасның, мәсәлән, Алтын Урда хакимияте чорында Түбән Новгородка каршы яу чыгып, шәһәрне яндыруы турында мәгълүмат бар. 1552 елда Казан ханлыгы алынгач, мордва халкы иреген югалта һәм җирләре Россия составына кереп бетә. Бу тарихи факт-тан Казан ханлыгының элек-электән үзеннән төньякта һәм көнчыгышта урнашкан кече халыкларны калкан кебек Мәскәү хакимиятеннән саклап килгәне һәм, бөек ханлыгыбыз яулап алынганнан соң, бу халыкларның да яклаучысыз калып, кыска гына вакыт эчендә басылып беткәннәре аңлашыла. Бүген дә без борынгы гасырлардан килгән вазифабызны үтәргә - янәшәбездә яшә-гән халыкларның телен һәм милли үзенчәлекләрен сакларга һәм үстерергә бурычлы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: