Бөгелмә авазы

Иң пычрак һавалы Россия шәһәрләре билгеле

Себер федераль округы төбәкләре -Иркутск, Кемерово өлкәсе һәм Алтай крае һава пычраклыгы буенча антирейтинг лидерлары, дип яза "Известия". Әлеге төбәкләрдә астма белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Россиядә атмосфера пычрануының югары дәрәҗәсендәге егерме шәһәр исемлегенә Биробиджан, Амурдагы Благовещенск, Братск, Зима, Красноярск, Кызыл, Лесосибирск, Магнитогорск, Минусинск, Новокузнецк, Норильск, Петровск-Забайкальский, Селенгинск, Улан-Удэ, Усолье-Сибирское,...

Себер федераль округы төбәкләре -Иркутск, Кемерово өлкәсе һәм Алтай крае һава пычраклыгы буенча антирейтинг лидерлары, дип яза "Известия". Әлеге төбәкләрдә астма белән авыручылар саны артуы күзәтелә.

Россиядә атмосфера пычрануының югары дәрәҗәсендәге егерме шәһәр исемлегенә Биробиджан, Амурдагы Благовещенск, Братск, Зима, Красноярск, Кызыл, Лесосибирск, Магнитогорск, Минусинск, Новокузнецк, Норильск, Петровск-Забайкальский, Селенгинск, Улан-Удэ, Усолье-Сибирское, Чегдомын, Черемхово, Черногорск, Чита, Шелехово керә.

Алтай краенда, мәсәлән, атмосферага углерод оксиды, күкерт диоксиды, азот оксидлары күпләп ыргытылуына "Бийскэнерго", "Кузбассэнерго" Барнаул филиалы, "Алтайкокс»" һәм башка предприятиеләр сәбәпче. Иркутск өлкәсендә андый предприятиеләргә "Иркутскэнерго", "РУСАЛ Братский алюминиевый завод" һәм АНХК керә.

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Россиядә 2014-2016 елларда һава пычрануы сәбәпле астма белән авыручылар саны артуы турында җиткерә. Балалар арасында ул 1,7 тапкырга, зурларда - 1,5 тапкырга арткан.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: