Бөгелмә авазы

Иң мөһиме – куркынычсызлык

12 октябрь көнне видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитет җитәкчеләренә газ белән тәэмин итү объектлары иминлеген булдыру мәсьәләсен контрольгә алуны йөкләде.

Реклама

Әлфия МОСТАФИНА.
Киңәшмәдә "Газпромтрансгаз Казан" җәмгыяте генераль директоры Рәфкать Кантюков газүткәргечләрне файдалану куркынычсызлыгы мәсьәләләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. "Күп еллар дәвамында авариясез эшлибез, әмма газүткәргечләрне файдалану куркыныч-сызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре арта бара", - диде ул.
Докладтан күренгәнчә, газүткәргечләрнең саклау зоналарын бозу проблемасы кискен тора. Кайбер очракларда төрле төзелеш корылмалары, шул исәптән торак йортлар да газ белән тәэмин итү объектларына якын урнашкан. Тикшерүләр барышында республикада мондый хокук бозуларның 34 очрагы ачыкланган, 602 объект газүткәргечләргә аеруча якын урнашкан, бу - бик куркыныч.
Рәфкать Кантюков Татарстанда яңа магистраль һәм бүлгәләү газүткәргечләре төзелеше планнары турында да сөйләде. Яңа һәм реконструкцияләнә торган газүткәргечләрдә киң күләмле төзелеш эшләренә бәйле рәвештә, җирдән файдаланучылар белән проблемалар туа икән, алар еш кына аренда бәясен күтәрәләр. "Газпромтрансгаз Казан" генераль директоры муниципалитет җитәкчеләрен бу проблеманы хәл итүгә керешергә чакырды.
10 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, халыкның газ кулланган өчен 172 миллион сум (216 мең абонент) бурычы җыелган. 3 839 абонентка газ бирү туктатылган. "Бурычларны түләп бетермичә, газ бирелмәячәк", - дип кисәтә җитәкче.
Татарстан Республикасы Президенты район башлыкларын әлеге мәсьәләләрне аерым контрольгә алырга чакыра: "Газүткәргечләрнең куркынычсызлыгы - уен эш түгел. Ул бөтен республика иминлеге".
Президент шулай ук аерым җир хуҗаларының газ белән тәэмин итүчеләр ихтыяҗыннан файдаланырга омтылуларына катгый каршы торырга өндәде. "Без зур тырышлык белән генә "Газпром" инвестицион программасына эләгәбез, республикага инвестицияләр кертүгә ирешәбез. Ә аннары кемдер безгә каршы килә. Мондый хәл булырга тиеш түгел", - диде Татарстан башлыгы.
Киңәшмә соңында муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов "Газпромтрансгаз Казан" җәмгыяте генераль директоры Рәфкать Кантюковның көн ка-дагында торган актуаль проблемаларны күтәрүен ассызыклап, бу өлкәгә контрольне көчәйтергә чакырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: