Бөгелмә авазы

Иң кирәк чакта “112”не җый!

Татарстанда "112" системасы 2010 елның 1 маеннан эшли. Шылтыратулар тәүлек әйләнәсенә кабул ителә. Операторлар көн саен 5 меңләп шылтырату ишетәләр. Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА. "112" номерына бары тик кичектергесез ярдәм кирәк булган, тормышыгызга яки сәламәтлегегезгә, милек-мөлкәтегезгә, яисә әйләнә-тирә мохиткә чын-чыннан куркыныч янаган очракларда гына шылтыратырга кирәк. Нинди очракта кая кемне җибәрергә икәнен...

Татарстанда "112" системасы 2010 елның 1 маеннан эшли. Шылтыратулар тәүлек әйләнәсенә кабул ителә. Операторлар көн саен 5 меңләп шылтырату ишетәләр.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
"112" номерына бары тик кичектергесез ярдәм кирәк булган, тормышыгызга яки сәламәтлегегезгә, милек-мөлкәтегезгә, яисә әйләнә-тирә мохиткә чын-чыннан куркыныч янаган очракларда гына шылтыратырга кирәк. Нинди очракта кая кемне җибәрергә икәнен оператор үзе хәл итә: ашыгыч ярдәм, газ хезмәте, полиция, террорга каршы хезмәт белгечләре һ.б. Кирәкле белешмә-киңәш биреп, шылтыратучыга ярдәм дә күрсәтә. Әмма кайдадыр торба тишелде дип, яисә ни дә булса белешер өчен генә "112" номерын җыймагыз.
"112" аша ярдәмне тизрәк чакырту өчен гади, әмма бик тә кирәкле кагыйдәләрне белеп торыгыз:
- шылтыраткач, операторның җавап биргәнен көтеп торыгыз. Берничә сигналдан соң җавап ишетмәсәгез дә, кабат шылтыратам дип, телефонны сүн-дермәгез, чөнки кабат шылтырату ул инде яңа чакыру буларак теркәлә һәм чиратка соңгарак куела, ягъни сез операторны ишетү өчен тагын да озаграк вакыт сарыф итәчәксез;
- оператор дәшүгә, үзегезнең кем икәнне әйтегез, ни булганын сөйләп бирегез. Тыныч тавыш белән, каушамыйча һәм ачык итеп сөйләгез. Хәлегездән килсә, вакыйга урынына ничек барып җитәргә икәнен аңлатыгыз;
- вакыйганы тасвирлагыз, ашыгыч ярдәм кирәк булган урынны мөмкин кадәр төгәлрәк әйтегез. Төгәллек операторга тиз арада ярдәм җибәрергә нык булышачак; кирәк икән, ул ашыгыч ярдәм хезмәтләре инде юлга чыккач та сездән мәгълүматлар сораштырырга хокуклы;
- гадәттән тыш хәл диспетчерының киңәшләрен тотыгыз; оператор үзе әйтми торып, телефонны сүндермәгез. Соңыннан исә башка кешеләргә шылтыратып, озаклап сөйләшмәвегез хәерле, чөнки операторның өстәмә мәгълүмат алу өчен сезгә кабат шылтыратуы ихтимал;
- вакыйга урынында хәлләр бер-бер якка үзгәрә икән, бу хакта да "112"гә шылтыратып, вәзгыятьне аңлату кирәк.
Кайвакытта бер үк вакыйга турында берничә хәбәр алынганлыктан, диспетчерның сезне ахыргача тыңлап бетермәве ихтимал, андый очракларда үпкәләмәгез, оператив линия ачык торсын өчен озаклап сөйләшмәү яхшырак.
"112" номерын ялгышып җыйгансыз икән, телефонны сүндереп куймагыз, ә операторның җавап бирүен көтеп, хәлне аңлатыгыз. Шулай итмәгәндә, "112" операторы сезгә үзе шылтыратып, хәлне белешү өчен кадерле вакытны сарыф итәргә мәҗбүр булачак.
Әти-әниләргә берничә киңәш:
- "112" номерын кайсы очракларда җыю кирәклеген һәм бу номер белән шаярырга ярамаганлыгын балага аңлатып куегыз;
- кирәк очракта бала үзенең, әти-әнисенең исемен, адресны атый белергә тиеш.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: