Бөгелмә авазы

Хәйләкәр... ике түли

Берәүгә дә сер түгел, халыкка күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатын яхшырту һәм электр энергиясен урлауга юл куймау өчен шәхси сектор йортларында электр энергиясен исәпкә алу калканын (ВЩУ) терәкләр белән тышкы яклап куялар. Менә дигән чара: беренчедән, энергияне исәпкә алу приборлары заманча, төгәл, куркынычсыз. Икенчедән, контролёрның килүен көтеп, көне буе өйдә утырасы...

Әмма электр энергиясен кулланучыларның барысы да моңа шат түгел икән. Сирәк кенә булса да, хәзер энергияне ничек урларга инде, дигән сорау белән баш ватучылар очрый шул әле. "Дәүләтнеке җитәрлек, ай саен бер-ике йөз киловаттны киметкәннән генә бөлмәс, бик күп җитештерәләр бит әнә. Списать итүнең дә берәр җаен табарлар, ә минем туңдыру камерасы эшләп утырырга тиеш, бер-ике җылыткыч та куярга кирәк", янәсе.
Андый кешеләргә хәтта "ВЩУ" да киртә була алмый! Менә бер мисал.
С. авылына контролёрлар бара. Тикшереп йөргәндә, энергия кулланучы А. йорты турына җиткәч, алар гаҗәпкә калалар: яңа учёт приборының дисплее ватылган, бернинди күрсәткеч тә күренерлек түгел. Йорт ху-җасы башына ябыша: "Ай-яй, без бит биредә бөтенләй ди-ярлек яшәмибез. Приборлар түгел, яна торган лампочкабыз да юк. Җирле хулиганнар эше бу! Вәт оятсызлар, тәмам аздылар!" Әмма контролёрлар бу авылда беренче тапкыр гына түгел, җирле "хулиганнар"ның иң яшь дигәненә дә 65 яшь икәнен беләләр. Аннары, бу йорт бит авыл читендә түгел, уртада. Нишләп соң әле вәхши-ләр чүкеч тотып, урам буйлап приборларның барысын да кырып чыкмаган, нәкъ шушы ху-җалыкка гына тукталганнар?
Шушы сорауга җавап эзләп, хакыйкатьне ачыклау максатыннан, контролёрлар приборны сүтеп алып, электр челтәренә кайтаралар. Ә анда яшь инженерлар үз приборлары ярдәмендә счётчик күрсәткечләрен язып ала. Шунда бик кызык нәрсә ачыклана. Мәгълүматларга караганда, йорт хуҗасы, үзе әйткәнчә, айга бер генә кайтып, койма аша йортына күз-колак булып кына китми, ә гел шунда яши, җитмәсә, бик рәхәт тора икән бит! Тоткан энергиясе шактый чыга. Менә шуннан ачыклана инде "хулиган"ның ни өчен нәкъ менә шушы йортка тукталганлыгы! Хуҗаның исәбе гади: экранда күрсәткечләр күренмәгәч, ут өчен түлисе дә булмас, дигән ул. Ә инде заман техникасының аннан акыллырак булып чыгасын гражданин А. башына да китермәгән, күрәмсең. Контролёрларны өйгә кертергә мәҗбүр булгач, аның хуҗалыгында лампочкаларның барлыгы, аларның берәү генә дә түгел икәнлеге, яшәү шартларын җиңеләйтә торган башка электр җиһазларының да хәтта ике хуҗалыкка җитәрлек булуы, барысының да эшләп торганлыгы ачыклана. Менә шуннан соң әлеге гражданин үз гамәленә үкенү белдерде дип уйлыйсызмы? Һич юк! Башта контролёрларны эт итеп сүкте, ә аннары: "Ничек урладым, шулай урлаячакмын!" - дип белдерде. Нәтиҗә шул, ул кулланган электр энергиясе өчен түләргә, өстәвенә, үз хисабына яңа прибор куйдырырга тиеш. Я, кемне алдаган, кемнән урлаган, күпме акчаны янга калдырган инде?!
Шунысы аяныч, бу - бердәнбер очрак кына түгел. Күп булмасалар да, очрап тора андый мисаллар. Булмасын иде бит андый күренешләр! Кемнекен урлыйсыз дип беләсез соң сез? Үзегездән үзегез урлыйсыз бит! Ахыр чиктә барыбер түләргә туры киләчәк.
Хөрмәтле гражданнар, электр энергиясен кулланучылар!
"Сетевая компания" ААҖ филиалы Бөгелмә электр челтәре Татарстан Респуб-ликасы территориясендә электр энергиясен исәпкә алу приборларын торак йортларның фасадына чыгарып беркетүгә бәйле эшләрне башкару хезмәтен "Энерго Учёт" ҖЧҖ тәкъдим итүен җиткерә һәм бу хакта сезне кисәтеп куя. Электр счётчикларын алмаштыру эшләре "Энерго Учёт" хезмәткәрләре тарафыннан энергия белән тәэмин итү оешмасын кисәтеп тормый гына башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, энергия кулланучы гражданнарның приборлардагы, тоташтыру урыннарындагы пломбаларны үзбелдек белән бозарга хаклары юк. Ә инде милек хуҗасы электр счётчигын алыштырырга ниятли икән, бу хакта электр белән тәэмин итүче оешмага язмача гариза бирергә тиеш.
"Энерго Учёт" җәмгыяте вәкилләре мөрәҗәгать иткән очракта, бу факт турында 8(85594) 7-73-06 телефоны аша хәбәр итүегез сорала.
 
Екатерина ЧУПАХИНА,
Бөгелмә район
электр челтәренең
учёт төркеме җитәкчесе.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: