Бөгелмә авазы

Хөрмәтләү бер көнлек кенә булмасын

20 сентябрь көнне хакимият бинасында шәһәр оешма-предприятиеләре вәкилләре катнашында Халыкара өлкәннәр көненә әзерлек турында зур киңәшмә булып узды.

Әлфия МОСТАФИНА.

Анда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лера Мөстәкыймова "Халыкара өлкәннәр көненә әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар планы турында"гы доклад белән чыгыш ясады. Бу комплекслы план Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов тарафыннан тикшереп расланган.

Докладтан күренгәнчә, бүгенге көндә муниципаль берәмлектә өлкән яшьтәге 24880 кеше исәпләнә, бу барлык халыкның 20 проценты дигән сүз. Заманыбызның кара тамгасы булып торучы бетерелгән, юкка чыгарылган предприятие һәм оешмаларда эшләп, пенсиягә киткәннәр һәм чит җирләрдән килеп төпләнгәннәр дә байтак икән бездә - җәмгысе 2880 кеше. Лаеклы ялда булуларына карамастан, эшләүче пенсионерлар саны - 7542, шул ук вакытта эш эзләп, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы бөгелмәләр дә бар (170 кеше).

Реклама

Докладчы ассызыклавынча, юкка чыгарылган предприятие-оешмалардан пенсиягә киткән өлкәннәребезне тагын бер кат барлап, аларны яшәү урыннарындагы мәктәпләргә чакырып зурларга, күңелләрен күрергә кирәк. Бу уңайдан шәһәребезнең барлык 18 мәктәбендә дә мондый исемлекләр булдырылган. Шул ук вакытта чыгып йөри алмаучы өлкәннәребез турында да онытырга ярамый. Әлеге районнан сайланган депутатларның андый кешеләр янында булып, бәйрәм белән тәбрикләп, күчтәнәчләр тапшыруы, исәнлек-саулыкларын сорашып, гозерләрен тыңлавы бик тә уңышлы булыр һәм мәктәп укучылары көче белән концертлар оештыру да ямь өстенә ямь өстәр.

Бөгелмәнең халыкка һәртөрле хезмәт күрсәтү оешмалары, музейлар, мәдәният учаклары да бу мөһим эштә активлык күрсәтсеннәр. 30 сентябрьдә Техника йортында, Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, зур концерт куела, шундый ук чара Татар мәдәният үзәгендә дә булачак. 3 октябрьдә, мәсәлән, мәшгульлек үзәгендә өлкәннәре-без өчен вакансияләр ярминкәсе оештырыла. Бу көннәрдә шәһәр музейлары да өлкәннәр өчен ишекләрне киң итеп ачып, алар өчен бушлай экскурсияләр уздырачаклар.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов билгеләп узганча, мондый чаралар бер көнлек кенә булмасын, үзвакытында шәһәребезнең һәрьяклы үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткән ветераннарыбыз турында ел дәвамында кайгырту кирәк һәм без аларны һәрчак хөрмәт итәргә бурычлы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: