Бөгелмә авазы

Хокукларны белмәү җаваплылыктан азат итми

Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контрольлек департаменты "Хокукый десант" дигән яңа проект башлап җибәрде. 24 гыйнвар көнне Бөгелмә, Азнакай һәм Сарман районы белем бирү учреждениеләре директорлары һәм урынбасарлары, муниципаль район үзидарә органнары методистлары Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбендә җыелды. Директорлар һәм урынбасарлар өчен семинарлар аерым бүлмәләрдә узды. Әлеге яңа проектның...

Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контрольлек департаменты "Хокукый десант" дигән яңа проект башлап җибәрде. 24 гыйнвар көнне Бөгелмә, Азнакай һәм Сарман районы белем бирү учреждениеләре директорлары һәм урынбасарлары, муниципаль район үзидарә органнары методистлары Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбендә җыелды.

Директорлар һәм урынбасарлар өчен семинарлар аерым бүлмәләрдә узды. Әлеге яңа проектның максаты - адреслы методик ярдәм күрсәтү, хокук бозуларны профилактикалау. "Планга кергән тикшерүләр нәтиҗәсе күп кенә хаталарның һәр муниципаль район өчен уртак булуын күрсәтә. Бу еш кына закон таләпләрен, хокукый нормаларны белмәү яисә дөрес аңламау белән бәйле", - дип әйтә департамент белгечләре. Шуңа күрә быел алар тикшерүләр алдыннан җитәкчеләргә аңлатма җиткерү семинарлары уздыруны кирәк дип тапканнан.

Семинар барышында һәркем аңламаган өлешләргә, сорауларга җаваплар таба алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: