Бөгелмә авазы

Хокук саклау органнары – экстремизмга каршы көрәштә

Башта "экстремизм" сүзенә аңлатма бирик әле. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә, бу "чик" дигән мәгънәне аңлата. Безнең шартларда - чик карашларга, бигрәк тә чик чараларга бирелгәнлек дип аңларга кирәк. Ә "чик чаралар" дигәненә тәртипсезлекләр, террор актлары, партизаннар сугышы алымнары һ.б. керә. Хокук саклау органнары экстремизм күренешләрен кисәтү өчен нинди чаралар күрә...

Сорау. Нәрсә соң ул экстремизм һәм ул тормышта ничек чагылыш таба?
Җавап. Экстремизм сәяси төшенчә генә түгел. Ул кешенең активлыгында төрлечә чагылыш табарга мөмкин: сәнгать формаларында да, табигатькә мөнәсәбәттә дә, төрле милләт һәм хәтта төрле җенес вәкилләре арасында да. Экстремизмны ике төргә бүлеп карыйлар: рациональ һәм иррациональ, ягъни рациональ булмаган төр. Рациональ төр дигәне үз алдына радикаль чаралар ярдәмендә социаль дисфункцияләрне мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк ерып чыгу; ә икенчесе исә - иррациональ төре - мантыйгын аңлатуы кыен булган тәгаен максатлы ниндидер актларга кайтып кала, монысына инде рациональ төрдәге экстремизм гамәлләренә теләктәшлек иткән кебек бернинди теләктәшлек хисе белдереп булмый. Яшьләр экстремизмын (вандаллык күренешләре, спорт фанатларының башбаштаклыгы, наркотиклар "сәяхәте" һ.б.) нәкъ менә шул төргә кертергә була да инде.
 
Сорау. Кешеләрдә хәзер экстремизмны күпмедер дәрәҗәдә күзаллау бар инде. Әйтегез әле, гражданнарның нинди гамәлләре полиция хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итәргә мөмкин?
Җавап. Экстремистик эшчәнлеккә (экстремизм гамәлләренә) керәләр:
1) иҗтимагый, яисә дини оешмаларның, башка җәмгыяви төркемнәрнең, күмәк мәгълүмат чараларының, яисә аерым физик затларның түбәндәге максатларга юнәлтелгән гамәлләрне планлаштыруы, әзерләве, башкаруы:
Россия Федерациясенең конституцион нигезләрен көч кулланып җимерү, бөтенлеген бозу; Россия Федерациясенең куркынычсызлыгын какшату; хакимият вәкаләтләрен яулап алу һәм үзләштерү; законсыз төстә кораллы формированиеләр булдыру; террорлык эшчәнлеге алып бару; расалар, милләтләр, дини конфессияләр вәкилләре арасында шулай ук көч куллану, яисә көч куллануга өндәүгә бәйле социаль каршылыклар уяту; милли нигездә мәсхәрәләү; идеологик, сәяси, расачалык, милли, дини күрәлмаучанлык, яисә дошманлык мотивларына таянып, шулай ук күрәлмаучанлык я дошманлык хисләренә нигезләп, берәр төрле социаль төркемгә карата күмәк тәртипсезлекләр оештыру, хулиганлык гамәлләре кылу, вандализм актлары башкару; социаль, расачалык, милли, дини сыйфатларына, телгә бәйле өстенлек, яисә кимчелек билгеләрен пропагандалау, яисә юкка чыгару.
2). Нацистлар атрибутикасын яки символикасын һәм шулай ук нацистлар атрибутикасы я символикасы белән буталыр дәрәҗәдә охшаш булган билге-атрибутикаларны пропагандалау һәм халык арасында күрсәтү, тарату.
3). Югарыда саналган гамәлләр буенча эшчәнлек алып баруга, яисә шундый гамәлләр кылуга өндәү; аларны финанслау, яисә башка төрле теләктәшлек күрсәтү; әлеге төр эшчәнлек алып бару өчен күчемсез милек, уку, полиграфия әсбаплары, матди-техник база булу, финанс ярдәме күрсәтү, телефон, факсимиле яки башка төр элемтә, мәгълүмати хезмәтләр күрсәтү.
 
Сорау. Экстремистик юнәлештә эшчәнлек алып барган өчен нинди җәза чаралары каралган?
Җавап. РФ Җинаять кодек-сының 282.1 нче маддәсенә ясалган 2 нче номерлы искәрмә нигезендә, экстремистик юнә-лештәге җинаять дип, сәяси, идеологик, расачалык, милли, дини күрәлмаучанлык, яисә дошманлык мотивларын күздә тотып, шул ук Кодексның 63 нче маддәсенең 1 нче өлешендәге "е" пунктында, яисә махсус өлешендә берәр социаль төркемгә мөнәсәбәттә кылынган җинаятьләр санала. Җәза - ике елга кадәр иректән мәхрүм итү.
 
Сорау. Экстремизмның еш кына дини "киемнәргә төренүе" беркемгә дә сер түгел. Безнең Бөгелмәдә берничә төрле дин тотучылар яши. Шушы хакта җентекләбрәк сөйләгез әле.
Җавап. Татарстан Республикасында 115 этник берләшмә вәкилләре дус һәм тату яшиләр. Бездә толерантлык һәм бер-береңнең динен хөрмәт итү традицияләре яшәп килә. Республика дәүләт властеның барлык дәрәҗәләрендә дә экстремизм, ксенофобия күренешләренә юл куймау өчен актив чаралар күрелә. Дини, расачалык, яисә башка мотивлар буенча җәмәгатьчелеккә каршы гамәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән эш тә даими
алып барыла. Бу эшкә иҗтимагый-сәяси оешмалар вә-килләре, дини берләшмәләр әһелләре, милли диаспоралар җитәкчеләре җәлеп ителә.
 
Сорау. Экстремистик юнә-лештәге җинаятьләрнең күп-челеге яшьләр тарафыннан эшләнә, диләр. Бу чыннан да шулаймы? Ни өчен?
Җавап. Яшүсмерләрнең, яшь егет-кызларның яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә барлыкка килә торган нормаль психологик үзенчәлекләре еш кына фикерләүдә максимализм дәрәҗәсенә, хәтта радикализмга барып җитә, ә кайвакытта социаль һәм мәдәни нормаларны кабул итә алмыйча, тискәре күренешләрдә чагылыш таба. Үзен төрле социаль рольләрдә сынап карау, бунтарьларча бәйсез булу теләге яшьләрнең экстремистик төрдәге оешмаларга эләгүенә, андагы гамәлләрдә катнашуына китерә. Тәнкыйди фикерләү сәләте әле ныгып җитмәгән яшьләрнең тышкы йогынтыларга тиз бирешүчән булуын да исәпкә алсак, экстремизм күренешләренә каршы көрәш, беренче чиратта, яшьләр зиһенен биләргә тиеш, чөнки нәкъ менә алар еш кына радикаль инануларны йөртүче һәм идеяләрне үткәрүче булып торалар да. Халыкның сәяси актив өлеше буларак, яшьләр идеологик йогынтыларга, шул исәптән, дөрес булмаганнарына да җиңел биреләләр.
Яшьләр бик актив, әмма тәҗрибәсез һәм тотрыксыз социаль-демографик төркем саналалар. Аларга илнең киләчәге бәйле, ә димәк, алар төрле тот-рыксызлык факторларына да ешрак дучар ителеп кенә калмыйлар, социаль, психик, рухи-әхлакый сәламәтлеген саклап үстерүгә, гражданлык һәм пат-риотлык хисләре тәрбияләүгә бәйле мөнәсәбәттә дәүләт тарафыннан аерым игътибарга да мохтаҗлар.
 
Сорау. Полиция хезмәткәрләре Интернетның чиксез киңлекләрендә дә тәртип урнаштырырга тырыша. Анда да экстремистик төсмер алган материаллар булуы ачыкланамы?
Җавап. Интернет аркылы да нәфрәт, дошманлык хис-ләрен котыртып җибәрергә, кеше хисләрен мәсхәрәләргә мөмкин (РФ Җинаять кодексы, 282 нче маддә). Бу норма РФ Конституциясенең 29 нчы маддәсе, 2 нче өлешенә нигезләнә, анда социаль, расачалык, милли һәм дини каршылык һәм дошманлык хисләре уята торган пропаганда, агитация алып баруның, ә тагын шулай ук социаль, расачалык, милли, дини һәм тел үзенчәлекләренең өстенлеген пропагандалауның тыелганлыгы турында әйтелә. Интернет экстремизмының куркыныч ягы аның территориаль чикләре юклыкта, ярамаган юнәлештәге эш дөньяның теләсә кайсы почмагыннан алып барыла ала. Кагыйдә буларак, интернет челтәрендәге гаеплеләрне ачыклау бик кыен. Шуңа да без, Бөгелмә прокуратурасы белән берлектә, 4 яшьләр хәрәкәтенә мөнәсәбәттә материал туплап, аларга кисәтү эшләдек. Быел апрель аенда "Заря-18" дип аталган, тиешсез пропаганда (фашистлар хакимлеген) алып барган интернет төркеме ачыкланды. Фигурантларга мөнәсәбәттә тикшерү материалы тупланды, эш Бөгелмә прокуратурасына җибәрелде, нәтиҗәдә анда катнашучылар административ җавапка тартылды.
 
Сорау. Сез гражданнардан кергән шикаятьләрне дә карыйсызмы? Халык кемгә мөрәҗәгать итә ала?
Җавап. Әлбәттә, экстремизм күренешләренә бәйле булган барлык фактлар турында да эчке эшләр органнарына хәбәр итәргә кирәк. Моны кеше үзе яши торган территориядәге терәк пунктта да эшли ала. Шулай ук "02", "6-96-02" номерлары аша дежур бүлеккә, яисә "6-95-02" номеры аша "ышаныч телефоны"на шылтырата аласыз. Алар тәүлек әйләнәсенә эшли. Анонимлык гарантияләнә.
 
Сорау. Сезнеңчә, яшьләрне радикаль төркемнәр йогынтысыннан ничегрәк сакларга була?
Җавап. Яшьләр, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең сәясәт эшләрендә катнашу теләге канәгатьләнерлек булмау сәбәпле, деструктив көчләр өчен җиңел табыш булып торалар. Төгәл ачыкланган тотрыклы сәяси карашлары булмау киеренкелеккә, тотрыксызлыкка китерә, аларның күпчелегенең экстремистик юнәлештәге көчләргә җәлеп ителү куркынычын арттыра. Әлеге проблеманы чишү юлларының берсе, безнең уйлавыбызча, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары куәсендә яшьләр оешмаларының һәм хәрәкәтләренең эшен җәелдерү. Уку йортларында патриотик тәрбияне көчәйтергә ки-
рәк. Укучылар карашындагы тайпылышларны вакытында тотып алу, ачыклау, дөрес юнәлеш бирү аеруча мөһим. Андый чакларда психологларны, эч-
ке эшләр органнары хезмәткәрләрен җәлеп итеп, профилактик әңгәмәләр оештыру, экстремизмның асылын аңлату, теге яки бу эшчәнлектә чагылыш табуын күрсәтеп бирү зарур.
 
Сорау. Экстремизмга каршы тору кысаларында нинди профилактик чаралар уздырыла?
Җавап. "Нелегальный мигрант", "Курорт", "Розыск", "Арсенал" - бу операцияләр кысаларында эчке эшләр бүлеге, федераль миграция хезмәте, федераль иминлек хезмәте, җәза үтәтү бүлекчәләре (УИН) хезмәткәрләре белән берлектә алып барыла торган комплекслы чаралар барышында нәкъ менә экстремизм һәм террорчылык мәсьәләләренә бәйле эш алып барыла да инде. Күмәк төстәге хулиганлык, тәртипсезлекләр, вандализм актларына юл куймау максатында, муниципаль районда диаспоралар җитәкчеләре, мәчет имамнары белән берлектә эшлекле киңәшмәләр үткәрелә. Бәхеткә, әлегә диас
поралар тарафыннан бернинди экстремизм гамәле дә кылынганы юк.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: