Бөгелмә авазы

Хокук сакчылары – эштә

Бәйрәм көннәре бар кеше өчен дә бәйрәм түгел. Һәрвакыттагыча, кемнәрдер күңел ачкан вакытта, хокук сакчылары - тәртип сагында. Гыйнвар аеның беренче көннәрендә шәһәрдә нинди оператив торыш сакланган, бу хакта Бөгелмә районы буенча эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы урынбасары Денис Никитенко җиткерде. Бәйрәм көннәрендә халыктан 357 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шулар арасында...

Бәйрәм көннәре бар кеше өчен дә бәйрәм түгел. Һәрвакыттагыча, кемнәрдер күңел ачкан вакытта, хокук сакчылары - тәртип сагында. Гыйнвар аеның беренче көннәрендә шәһәрдә нинди оператив торыш сакланган, бу хакта Бөгелмә районы буенча эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы урынбасары Денис Никитенко җиткерде.

Бәйрәм көннәрендә халыктан 357 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шулар арасында иң зур эшләрнең берсе - 31 декабрь көнне үз подъездында 55нче елгы хатын-кызның үле гәүдәсе табылу. Аның тәнендә кыйнау эзләре була. Кайнар эзләр буенча, әлеге эш шунда ук ачыклана. Ханымны үтерүдә аның улы гаепләнә.

Бер бөгелмәле икенчесенә пычак белән янап, 500 сум акча урламакчы булган. Тәртип бозучы бөгелмәле полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

Гыйнвар аеның беренче атнасы 7 урлау очрагы теркәлгән һәм ачыкланган.

24 кеше, кыйналып, полиция хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклау органнарының уяулыгы җәмәгатьчелек урынында тәртип бозуның 62 очрагын туктатып калган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: