Бөгелмә авазы

Хисап тоттылар

Инде хәбәр иткәнебезчә, авыл җирлекләрендә сессияләр башланды. 17 гыйнвар көнне шундый очрашу Кодаш авыл җирлегендә үтте. Сессия эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Фәнис Мөхәммәтов, "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять рәисе Харис Әхмәтгәрәев, барлык сайланган депутатлар, оешма-предприятие, матбугат вәкилләре һәм, әлбәттә, җирле халык катнашты.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Башта ук шуны әйтеп үтәсе килә, кыш көннәрендә караңгы бик тиз төшә, шуңа күрә урамнарны яктырту мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән килеп баса. Әлеге проблема Кодашта тулысы белән чишелгән, үткән елгы сессиядә вәгъдә ителгәнчә, җәй көне барлык электр баганалары алыштырылган, аларга яңа яктырткычлар эленгән һәм дөм караңгы төннәрдә дә авыл матур булып ерактан ук балкып күренеп тора. Әлеге уңай эшләре өчен авыл халкы БМР хакимиятенә һәм энергетикларына чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

2011 ел отчеты, бюджет үтәлеше турында хисап белән Кодаш муниципаль берәмлеге башлыгы Минвагыйз Хисмәтов чыкты. "Кодаш муниципаль берәмлегенә ике: Кодаш һәм Кызыл Чишмә авыллары керә. Җәмгысе 276 хуҗалык бар, шуларда 817 кеше яши. Халыкның төп өлешен татарлар тәшкил итә. 255 пенсионер бар, аларның 42се 80 яшьтән өлкәнрәк. Балалар бакчасы, мәктәп эшли. 64 студент төрле уку йортларында белем ала, 2 егет хәрби хезмәттә. Авылның 420 кешесе төрле урыннарда хезмәт белән мәшгуль, шул ук вакытта 27 кеше беркайда да эшләми. 2011 елда муниципаль берәмлектә 7 бала туды, 12 кеше бакыйлыкка күчте. Халыкка биредә фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге, мәдәният йорты, китапханә һ.б.лар хезмәт күрсәтә. Үткән елның декабрь аенда Бөгелмә - Кодаш арасында йөрүче җәмәгать транспорты өзеклеге булып алган, әлеге хәл башка кабатланмас дип ышанасы килә. Авылдагы сәүдә нокталары эше, кибетләрнең ябылуы да бүген хәл ителәсе төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу мәсьәлә якын көннәрдә чишелер дип уйлыйм, шәхси эшмәкәрләр белән сөйләшүләр алып барыла.

2011 елда 4 Бөек Ватан сугышы ветераны, толы, федераль программа нигезендә, яңа квартирлы булдылар. Алга куелган күп кенә бурычлар үтәлде, 2012 елда да нәтиҗәле эшләрбез. Ә моның өчен сайланган депутатлар белән бергәләп тырышырга кирәк", - диде җирле башлык. Бюджет үтәлеше турында саннар китереп сөйләде.

Аннан соң Кодаш мәктәбе директоры Наил Мөэминов сүз алды. Мәктәптә 55 бала белем ала икән. Белем бирү учреждениесе яңа уку елында урта мәктәптән /11 еллык/ төп гомуми белем бирү /9 сыйныфлык/ статусына калдырылган. Югыйсә, 9 нчы сыйныфны 15 (!) бала тәмамлаган булган, алар төрлесе төрле җирләргә таралган икән. Болай барса, дүртьеллык башлангыч мәктәпкә калуыбыз да ихтимал дигән сүзләр уйландырды.

"Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять директоры Харис Әхмәтгәрәев үзе җитәкләгән хуҗалыкта эшләр торышы белән таныштырды. Үткән җәйдә игенчелектә һәм даими терлекчелек өлкәсендәге хәлләрнең тотрыклы булуы, табышка эшләүләре турында әйтте. Җәмгыятьтә бүгенге көндә 130 хезмәткәр көч куя, 1205 баш мөгезле эре терлек, 286 бозау, 174 ат, башка терлекләр асралуы сөйләгән сүзләргә, башкарылган эшләргә ачык дәлил булып тора.

Шуннан соң халык үзен борчыган сорау-тәкъдимнәрен яудырды. Иң борчыган мәсьәлә булып сәүдә нокталарының ябылуы торды. Мәдәният йортына ремонт; балалар бакчасы территориясен яктырту; депутатларның сайлаучылары белән очрашмавы; чүп чыгару мәсьәләсе; авыл яшьләре белән тиешле дәрәҗәдә эш алып барылмавы; гаилә фермалары эшен активлаштыру һ.б.лар каралды. Авылда су проблемасының чишелеше өчен шәхсән БМР башлыгы урынбасары Ф.Мөхәммәтовка рәхмәт сүзләре дә еш әйтелде очрашуда. Ә күтәрелгән барлык сораулар сессия беркетмәсенә теркәлде һәм агымдагы елда аларның күбесе хәл ителер дигән өмет бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: