Бөгелмә авазы

Хезмәт министрлыгы: Татарстанда уртача хезмәт хакы 31400 сумнан артып китте

Быел республикада реаль хезмәт хакы 3,3 процентка үсте. (Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Быел елның ун айлык йомгаклары буенча Татарстанда уртача хезмәт хакы 31 мең 481 сумны тәшкил итте. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 6,3 процентка артык. Бу хакта бүген "Татар-информ"да матбугат конференциясендә Республика Хезмәт, халыкны эш...

Быел республикада реаль хезмәт хакы 3,3 процентка үсте.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Быел елның ун айлык йомгаклары буенча Татарстанда уртача хезмәт хакы 31 мең 481 сумны тәшкил итте. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 6,3 процентка артык. Бу хакта бүген "Татар-информ"да матбугат конференциясендә Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.

"Быел республикада реаль хезмәт хакы, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 3,3 процентка үсте. Татарстанда хезмәт хакы тармаклар арасында үзгәрә. Мәсәлән, файдалы казылмалар табу өлкәсендә уртача хезмәт хакы 52 мең 578 сумны тәшкил итте. Кайбер өлкәләрдә, мәсәлән, авыл хуҗалыгы һәм урманчылыктагыга караганда ул 2,5 тапкыр югары", - дип сөйләде ул.

Зарипова фикеренчә, тармаклар арасындагы аерма даими игътибар сорый. Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгындагы хезмәттәшләре белән берлектә хезмәт хакын күтәрү буенча юл картасын эшлиләр.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/28/155184/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: