Бөгелмә авазы

Хәбәрсез югалганнар...

3 декабрьдә Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Сугыш кырларында ятып калган Россия һәм совет солдатларының истәлегенә багышланган дата булдыру турында РФ Дәүләт Думасы 2014 елда карар кабул итә, илебез Президенты аңа шул ук елны кул куя. Хәбәрсез югалганнар исемлеге табылган каберлекләр белән әле бүгенге көнгә кадәр тәңгәлләшеп бетмәгән. Безнең...

3 декабрьдә Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Сугыш кырларында ятып калган Россия һәм совет солдатларының истәлегенә багышланган дата булдыру турында РФ Дәүләт Думасы 2014 елда карар кабул итә, илебез Президенты аңа шул ук елны кул куя.

Хәбәрсез югалганнар исемлеге табылган каберлекләр белән әле бүгенге көнгә кадәр тәңгәлләшеп бетмәгән. Безнең солдатларның яу кырындагы батырлыкларын, якты киләчәгебез өчен кан койган бабаларыбызны онытырга ярамый. Билгесез солдатларны искә алу көне - 3 декабрь. 1966 елда Мәскәү янында немец фашистларын тар-мар итүгә 25 ел тулган көнне билгесез солдатның җәсәден Мәскәү Кремленең Александр бакчасында тантаналы рәвештә күмелә. Бүген әлеге урын туганнарының, ата-бабаларының батырлыгы, аларның кайда җирләнгәнлеген белмәүчеләр өчен баш ию урыны булып тора.

Сугыш кыры булган территорияләрдә хәбәрсез югалганнар исемлеген торгызу өстендә күп кенә отрядлар эшчәнлек алып бара. Каберлекләрдә табылган әйберләр ярдәмендә солдатларның шәхесе ачыклана. Билгеле булгачта аның туган-тумачаларын табу бик җиңел түгел икән. Интернет челтәрендә Хатирә Мәрданшина дигән кешегә тап булдым. Ул - Казанда яшәүче пенсионер ханым, үз вакытын билгесез солдатларның туганнарын табуга багышлаган. Хатирә ханым социаль челтәрләрдә Бөгелмә төркемнәренең берсендә "Алексей Иванович Соколовның туганнарын эзлибез" дигән хәбәр куйган иде. Әлеге солдатның шәхесен медальон аша ачыклаганнар.

Алексей Иванович Соколов 1921 елда ТАССРның Бөгелмә районының Коногоровка авылында туган. Тагын бер чыганакта Сан-Ключи авылы дип язылган. 1941 елның 27 сентябрендә Бөгелмә РВКсы тарафыннан хәрби хезмәткә алына. 1941 елның ноябрендә хәбәрсез югала. 2010 елның июнь аенда "Поиск" эзләү отряды тарафыннан Смоленск өлкәсе Кардымовский районында табыла. 31нче июльдә шул районның Соловьево авылында җирләнә.

Бөгелмә районыннан чыккан тагын бер солдатның туганнарын эзлиләр. Ул - Сәгыйть (я Зәгыйть) Ибраһим улы Әкбәров. Атасын, бәлки, Ибраһим Әхмәтҗан улы дип йөрткәннәрдер. 1897 елны туган. Яңа Писмән районы Карабаш авылыннан Яңа-Писмән хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алынган. 1943 елның 6 июлендә Белгород тирәсендә немец фашистлары кулына әсирлеккә эләгә. Иреккә чыга алмыйча, шул ук елның 26 декабрендә һәлак була. Герлиц шәһәрендә күмелгән.

  • Әлге кешеләрнең туганнары табылса, хәбәр бирми калмасыннар иде. Бөгелмә районыннан сугыш кырында ятып калган хәбәрсез югалган солдатлар еш табыла. Күп кенә солдатларның туган-тумачалары аларның кайда 1әлак булганнарын, кызганычка каршы, белми. Чөнки документларда хаталар киткән.

Алексей Иванович Соколов һәм Сәгыйть Ибраһим улы Әкбәровның туганнары табылса, безнең редакциягә хәбәр итегез.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Фото Хатирә Мәрданшина тарафыннан тәкъдим ителде

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: