Бөгелмә авазы

Халыкка “кармак” тоттыручылар

25 май көнне хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча координация советының чираттагы утырышы булып узды.

Әлфия МОСТАФИНА.

Координация советында уңышлы эшләүче тәҗрибәле эшмәкәрләр урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү юлларын эзлиләр, киңәшләшәләр, мәгълүматлар җыялар.

26 май Россия эшмәкәре көне буларак билгеләп үтелә. Шуңа күрә, утырышны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина шәһәрдә уңышлы эшләп килүче бер төркем эшмәкәрләргә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймовның Рәхмәт хатларын тапшырды һәм, барысын да бәйрәм белән тәбрикләп, аларга эшләрендә уңышлар теләде.

Утырышның көн тәртибенә ике мәсьәлә куелган иде: авыл хуҗалыгы комплексында гаилә фермалары төзү эшенең барышы, аларга ярдәм итү юллары; Бөгелмә җирлегендә эшчәнлек алып баручы уку йортларында эшче һөнәрләренә өйрәтү турында.

Беренче сорау буенча Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Сания Иблиева чыгыш ясады. Докладтан күренгәнчә, бүгенге көндә Бөгелмә районында 56 кече крестьян-фермерлык хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр эшчәнлек алып бара. Шуларның 34е игенчелектә эшли. Мөгезле эре терлекләр саны 10064кә җитте, шуның 5164е - фермерларда һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда. 2011 елда аларга бюджеттан 30,3 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.

Реклама

Аннары Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе М.Шәмсетдинова һәм Бөгелмә мәшгульлек үзәге директоры И.Минһаҗев чыгышлары тыңланды.

2011 елда халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенә, эш сорап, 17 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Яраклы шөгыль табу буенча
4811 бөгелмәле исәпкә куелган, аларның 2410ы эшсез санала. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 41 процентка кимрәк дигән сүз. Үзәк ярдәме белән 3377 кеше эшкә урнаштырылган. Шуларның 60 проценты урта һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче оешмаларга җибәрелгән. Мәшгульлек сәясәтенең иң актив юнәлеше булып, халыкны һөнәри укыту тора. Бу максатларга 3643,3 мең сум акча тотылган. Үзәк шулай ук халыкка үз шөгылен табарга да ярдәм итә. Бу юнәлештә эшчәнлек алып барырга теләүчеләргә җәмгысе 9525,6 мең сум акча күчерелгән (үз эшен ачарга теләүчеләрнең һәрберсенә 58,8 мең сум акча бирелгән).

2012 ел дәвамында эш табуда ярдәм сорап, үзәккә 4474 бөгелмәле мөрәҗәгать иткән, 900 кеше исәпкә куелган.

2012 елның 1 маена алынган мәгълүматларга караганда, 12 меңнән артык кеше, бу икътисади яктан актив халыкның биштән бер өлешен тәшкил итә, кече эшмәкәрлек өлкәсендә эшли, аларның 7 меңе - кече предприятиеләрдә. Уртача айлык хезмәт хакы - 11,3 мең сум. Бөгелмә эшмәкәрләре финанс ярдәме күрсәтүче "Лизинг-грант" программасында катнашалар. 2009 елдан башлап, Бөгелмәнең 44 эшмәкәре җиһазлар сатып алу өчен 43,8 миллион сум күләмендә ярдәм алган.

Көн тәртибендәге икенче сорау буенча һөнәри махсус урта һәм югары белем бирүче уку йортлары җитәкчеләре яшьләргә бүгенге көндә шәһәргә иң кирәкле булган һөнәрләргә өйрәтү эшенең торышы турында мәгълүмат-лар бирделәр, координация советы әгъзаларыннан эшлекле киңәшләр алдылар.
Утырыш соңында тиешле карарлар кабул ителде.

Хәбәрдарлык өчен. 1987 елның 26 маенда Россиядә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә рөхсәт бирүче "Кооперативлар турында" Закон кабул ителә һәм шушы көннән башлап, 26 май РФ Президенты Указы белән Россия эшмәкәре көне буларак билгеләп үтелә башлады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: