Бөгелмә авазы

Халыкка аңлату җитми бугай

23 октябрь көнне хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфрастуктура үсеше буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов күпфатирлы йортларның өлкәннәре белән очрашты. Очрашуда ЕРЦ начальнигы урынбасары Нина Пантелеева, Бөгелмә җылылык челтәренең сбыт бүлеге җитәкчесе Ирек Закиров, идарәче компанияләр җитәкчеләре катнашты.

Әлфия МОСТАФИНА.
Биредә сүз коммуналь хезмәтләргә түләүләрдәге яңалыклар, тарифларның артуы турында барды. Белгәнегезчә, сентябрь ае өчен счет-фактуралар (аларны Казанның "НТЦ "Лайн" җәмгыяте эшләгән) бөтен республика өчен яңача тутырылды. Төп яңалыкларның берсе: РФнең 354 нче Карары нигезендә, 1 сентябрьдән салкын һәм кайнар су, җылылык һәм электр энер-гиясенә ОДН фатирның гомуммәйданыннан алып исәпләнәчәк. Димәк, торган фатирың никадәр зуррак булган саен ОДН да шуңа пропорциональ рәвештә артыграк була дигән сүз инде бу. Н.Пантелеева суга ОДНның ничек алынуын мисалларда тәфсилләп аңлатты.

Реклама

Барыбызга билгеле булганча, 1 октябрьдән салкын һәм кайнар су буенча шәхси приборлардагы күрсәткечләрне - телефон аша идарәче компания-ләргә, ә электр энергиясе счетчигы күрсәткечен "Жилэнергосервис"ка би-рергә тиешбез. Бу гамәлнең "рәхәтен" икешәр-өчәр сәгать, кайвакытта исә ярты көн буена телефон төбендә утырганнар татыды инде.

Редакциядән. Әлеге мөһим тема газетаның киләсе саннарында да күтәрелер, җаваплы җитәкче-белгечләр безгә, газета укучыларга барысын да җентекләп аңлатырлар дип ышанып калабыз. Бу турыда газетабызда гына түгел, ә "Бөгелмә авазы" сайтында да таныша алырсыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: