Бөгелмә авазы

Халыкара пицца көне уңаеннан бөгелмәлеләр өчен тәмле рецепт

Бүген - Халыкара пицца көне. Шул уңайдан сезгә нечкә камырда тиз әзерләнә торган пицца рецептын тәкъдим итәбез. Моның өчен түбәндәге ингредиентлар кирәк: - он - 3 стакан; - су - 1 стакан; - тоз - 1 чәй калагы; - коры чүпрә - 1 пакет; - зәйтүн мае - 2 аш...

Бүген - Халыкара пицца көне. Шул уңайдан сезгә нечкә камырда тиз әзерләнә торган пицца рецептын тәкъдим итәбез.

Моның өчен түбәндәге ингредиентлар кирәк:

- он - 3 стакан;

- су - 1 стакан;

- тоз - 1 чәй калагы;

- коры чүпрә - 1 пакет;

- зәйтүн мае - 2 аш калагы;

- салями - 200 грамм;

- голланд сыры - 250 грамм;

- сөтле сосиска - 5 данә;

- сарымсак - 3 тырнак;

- яшел тәмләткечләр (петрушка, укроп) - 1 бәйләм;

- кетчуп - 1 аш калагы;

- төелгән кызыл борыч - тәм буенча;

- зәйтүн җимеше - 120 грамм.

Әзерләү ысулы: 1 стакан онны чүпрә белән бутыйбыз, 50-55 градуска кадәр җылытылган су өстибез, аны чәнечке белән болгатабыз. Шушы катнашмага камыр тыгызланганчы он өстибез, зәйтүн мае өстәп басабыз да, чәнечке белән берничә урыннан тишеп, җылы урынга куябыз. Камыр килгәнче, эчлек әзерлибез. Салями, сосиска, зәйтүн җимешләрен түгәрәкләп турыйбыз, болгар борычын - шакмаклап һәм тасмалап. Сырны эре угычтан чыгарабыз, яшеллекне вак итеп турыйбыз. Газ мичен кабызып, 250 градус җылылыкка көйлибез. Камырны нечкә итеп җәябез. Пиццаның төбенә кетчуп сөртәбез, соңыннан вакланган сарымсак һәм тәменчә борыч сибәбез. Эчлекне җәябез, өстенә сыр һәм яшел тәмләткечләр сибәбез. Нечкә камырдагы пиццаны әзерләү 6-7 минутка исәпләнгән, шуңа күрә артык кибеп китмәсен өчен карап торырга кирәк.

Ашыгыз тәмле булсын!

http://sarman-rt.ru/ru/the-news-tat/item/11622-halyikara-pitstsa-kөne-uңaennan-sarmanlyilar-өchen-tәmle-retsept.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: