Бөгелмә авазы

Халык ышанычын акларга

5 февраль көнне хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында шәһәр һәм районда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе быел тәүге утырышын уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе Линар Закиров җитәкчелек итте. Утырышның көн кадагына биш сорау чыгарылган иде. Бөгелмә милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Олег Сурменев үзе җитәкләгән өлкәдәге хәлләр белән таныштырды. Муниципаль...

5 февраль көнне хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында шәһәр һәм районда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе быел тәүге утырышын уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе Линар Закиров җитәкчелек итте.
Утырышның көн кадагына биш сорау чыгарылган иде. Бөгелмә милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Олег Сурменев үзе җитәкләгән өлкәдәге хәлләр белән таныштырды. Муниципаль милек һәм җирне арендага бирү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче палата хезмәткәрләре тарафыннан узган елда 9 планлы һәм 19 планнан тыш тикшерү үткәрелгән. Тикшерүләр һәм җир арендасы өчен түләмәгән җәмгыять җитәкчеләре белән алып барылган эш нәтиҗәсендә, 2 миллион сумга якын әҗәтләре түләтелгән, әмма бер миллион сумга якын бурычлары әле дә түләнмичә калган икән.
Милек һәм җирне арендага бирү мәсьәләсендә шактый гына сораулар барлыгы ачыкланды. Мәсәлән, шәһәр уртасында урнашкан биналарда арендага бирелә торган торак-йортларның бер квадрат метры ничә сум тора? Бәяләрнең түбән булуы, милекнең кемгә арендага бирелүе әлеге мәсьәләгә ныклап ачыклык кертү кирәклеген күрсәтә. Шуңа күрә тагын бер кат сорауны ачыклау һәм арендага бирелгән милек һәм җир өчен түләүләрнең, берсүзсез, үз вакытында түләнергә тиешлеге ассызыкланды.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция күренешләрен булдырмау максатында алып бара торган эшчәнлекләре турында Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Владимир Гуров сөйләде. Мәгълүм булганча, халыкның медицина хезмәткәрләренә булган ышанычы, төрле сәбәпләр аркасында, соңгы вакытта какшады. Шуңа күрә, ак халат кигәнсең икән, халык сәламәтлеген кайгыртып эшләү төп бурыч икәнлеген истән чыгармаска кирәк инде. Моның шулай икәнен шәһәр һәм район баш табибы тагын бер кат искәртте. Әлбәттә, медицина тармагы хуҗалыгы бик күләмле, анда коррупция куркынычын тудыра торган нәрсәләр дә бар. Андый урыннар ныклы контрольдә икән. Әлеге өлкәдә тагын бер яңалык: медицина хезмәтеннән канәгать булмаган кешеләр 4-71-91 телефонына шылтыратып, үзләренең сораугозерләрен, канәгатьсезлекләрен белдерә алалар.
Узган елда шәһәр һәм район территориясендә ачыкланган коррупция фактлары турында Бөгелмә шәһәр прокуроры Валерий Кузьмин җиткерде. Җинаять җаваплылыгына тартылучылар барысы да административ җавап тоткан, ягъни штраф түләгән. Янгын сүндерү бүлегенең элеккеге начальнигы, муниципаль берәмлек башлыгы һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре 5 меңнән алып, 90 мең сумга кадәр штрафка тартылганнар. Ә җаваплылык сәбәбе булып, күпчелек очракта, үзләре җитәкләгән эш урыннарында "үле җаннар"ны теркәү һәм алар өчен хезмәт хакларын алып бару торган.
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе җитәкчесе урынбасары Ольга Гафиятуллина узган елның декабрь аенда, коррупциягә каршы ункөнлек вакытында, шәһәр һәм районда уздырылган чаралар турында сөйләде. Иң күп чаралар мәгариф учреждениеләрендә үткәрелгән. Моның шулай икәнлеге аңлашыла да, чөнки нәкъ менә үсеп килүче яшь буын вәкилләренә әлеге замана афәте турында сөйләү, аны ничек булдырмау һәм аңа каршы тору мәсьәләләрен аңлату бик зарур. Чыгышы соңында нотыкчы комиссиянең 2015 елга эш планы белән таныштырды. Комиссия әгъзалары тарафыннан еллык планга өстәмәләр, тәкъдимнәр кертү мөмкинлеге барлыгы әйтелде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: