Бөгелмә авазы

Гөрләп ага кар сулары

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстандагы 41 муниципаль районга, 276 авылга су басу куркынычы яный. Республиканың төньяк өлешендә, шулай ук Бөгелмә, Чүпрәле, Әлмәт, Ютазы районнарында зур су басулар килеп чыгарга мөмкин. Бу хәвеф янаган территорияләрдә 21 мең 501 кеше яши.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Ф.Вәлиәхмәт фотосы.

Кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Гөрләвекләр ага, елгаларда боз эри. Әлбәттә, мондый чорда ташу төшү, су басулар куркынычы тумый калмый. Район күләмендә аңа хәзерлек эшләре ничек бара? Халык арасында аңлату тиешенчә уздырыламы? Бәла-каза булган очракта кешеләрне куркынычсыз урынга эвакуацияләү чарасы күреләме? Үткән атнада республиканың гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко катнашында шушы актуаль сорауларны яктырткан гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы үтте. Киңәшмәгә Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина җитәкчелек итте.

Үткән елдагыча, быел да районда су басу куркынычы 3 торак пунктка яный: Карабаш бистәсе, Татар Димскәе һәм Суык Чишмә авылларына. Бу 312 кеше яшәүче 133 хуҗалык дигән сүз. Халык арасында 60 яшьтән олыраклар саны - 79, балалар - 56, физик мөмкинлеге чикле затлар 12 кешене тәшкил итә. Су басу зонасына Татар Димскәе авылында урнашкан фельдшер-акушерлык пункты да керә. Тагын 7 күпер, 2 километр озынлыктагы 2 юл участогы да эләгергә мөмкин.

Бу чорда иң әһәмиятлесе - халык арасында аңлату эшләре алып бару, су баскан очракта, вакытлы тору урыннарын әзерләү. Әлеге максатларда, зыян күрүчеләрне туганнарына яки күршеләренә урнаштыру каралган. Шулай ук һәрбер пунктта вакытлыча тору урыннары да булдырылган. Карабашта ул 250 кеше сыйдырышлы 1 нче урта мәктәп, Татар Димскәендә - 150 кеше сыйдырышлы мәдәният йорты. Су баскан очракта милек-мөлкәт районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көче белән булдыра алганча саклап калыначак, үткән ел бу эш бик яхшы оештырылган булган. Халык иң мөһим азык-төлек, медицина препаратлары белән тәэмин ителәчәк. Йортлардан суны суыртып алу буенча эш планы әзерләнгән. Бу максатлар өчен резервта 6 көймә бар, кешеләрне эвакуацияләүдә автобуслар хезмәт күрсәтәчәк. Куркыныч мәйданнарны күзәтү өчен вакытлыча 4 гидропост булдырылган.

Татар Димскәе авыл җирлеге башлыгы Риваль Зәйнуллин билгеләп үткәнчә, аның карамагындагы торак пунктларда су басу куркынычы янаган зонада яшәүче һәрбер кеше белән сөйләшү үткәрелгән, Суык Чишмә һәм Татар Димскәе авылларында күзәтү пунктлары булдырылган. Бу эшне контрольдә тота торган комиссия эшли, коткаручылар отряды төзелгән. Ике көймә, мотопомпа, янгын сүндерү машинасы сакта тора.

Шулай итеп, бүгенге көнгә барлык торак пунктларда да кирәкле эшләр башкарыла, бу максатлардан 149 кеше, 34 берәмлек техника кулланылачак.
Соңгы сүз итеп, Н. Суржко җаваплы хезмәтләрне дә сизгер һәм тулы әзерлектә булырга чакырды. Шулай ук безнең районның һәрвакытта да су басу очракларын кисәтү һәм булдырмый калуга җитди карауларын ассызыклады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: