Бөгелмә авазы

Гриппны ОРВИдан ничек аерырга?

Бу чирлəр вируслы инфекция санала, уртак симптомнары һəм билгелəре бик күп. Аларны аера белү мөһим, чөнки тиеш булмаган дарулар куллану нəтиҗəсендə, авыру, киресенчə, көчəеп китəргə мөмкин. Шулай булгач, əлеге ике авыруны ничек аерырга соң? Бөгелмə үзəк район хастаханəсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Раил Мирсəет улы МИРГАЛИМОВ бөгелмəлəргə менə шушы турыда...

Бу чирлəр вируслы инфекция санала, уртак симптомнары һəм билгелəре бик күп. Аларны аера белү мөһим, чөнки тиеш булмаган дарулар куллану нəтиҗəсендə, авыру, киресенчə, көчəеп китəргə мөмкин. Шулай булгач, əлеге ике авыруны ничек аерырга соң? Бөгелмə үзəк район хастаханəсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Раил Мирсəет улы МИРГАЛИМОВ бөгелмəлəргə менə шушы турыда аңлатма бирə.

- Авыруның башланып китүе төп билге булып тора. ОРВИ өчен инфекциянең əкрен таралуы; өстəвенə, беренче урында - респиратор-катараль күренеш, ягъни төчкерү, борын җебү, 38 градускача температура күтəрелү, тамак төбенең кытыкланып торуы һ.б. хас. Кеше бу хəлдə, гадəттə, эшкə көч-сəлəтен югалтмый, əмма без, табиблар, мондый авыру кешегə катгый төстə амбулатор дəвалану һəм урында ятып торырга киңəш итəбез. Ə менə гриппның башланып китүе икенче төрле. Пациент нибары берничə сəгать эчендə авыруның барлык билгелəрен күрə, болар - 39 градускача югары температура, кайвакытта 40ка да җитəргə мөмкин; мускулларда һəм буыннарда интоксикация синдромы булган көчле авырту; гомумхəлсезлек; үзеңне тукмалган кеше кебек хис итү; шулай ук башның, күз алмаларының авыртуы, кайвакытта күңел болгану, бизгəк тоткандагы кебек калтырану. Икенче һəм өченче көннəрдə исə авырган кешене коры һəм хəлдəн тайдыргыч ютəл интектерə башлый. Кагыйдə буларак, трахеит башлана. Грипп тарихында берничə эпидемия һəм пандемия күтəрелеше билгеле. Белгеч шулай ук йогышлы авырулар чорында һəр кеше үзенең һəм якыннарының сəламəтлегенə үтə дə игътибарлы һəм сак булырга тиешлеге турында да аерым кисəтү ясый: - Бүгенгə гриппның берничə төре ачыкланган. Шуларның берсе - H1N1 вирусы, ягъни "дуңгыз гриппы". Бу төр авыру өчен үсə баручы, күп очракларда беренчел вирус пневмониясе рəвешендə катлаулану характерлы. Əлегə бездə мондый тип грипп белəн авыру очрагы теркəлмəде, нигездə, салкын тидереп (ОРВИ) авыручылар.

- "Дуңгыз гриппы"ннан аерым дəвалау ысуллары бармы?

-- Гомумəн, грипп, шул исəптəн "дуңгыз гриппы" белəн авырган кешене дəвалауда принципиаль аерма юк дияргə була. Бөгелмə үзəк район хастаханəсенең йогышлы авырулар бүлеге барлык төр грипптан дəвалау препаратлары белəн тулысынча тəэмин ителгəн. Биредə ярдəмне үзвакытында күрсəтү иң мөһиме булып тора. Чөнки авыру кешене катлаулы халəттəн чыгару бик авыр. Əлеге чирдəн саклану мəсьəлəсенə килгəндə, профилактика ысуллары бар. Барыннан да элек, грипптан вакцина ясату турында һич кенə дə онытырга ярамый. Мəсəлəн, узган елның көзендə алынган вакциналар үзлəренең җитештерү өлеше буенча H1N1 вирусына охшаш иде. Ягъни əлеге вакцинаны ясатучылар үзлəрен алдан ук саклап куйдылар. Шуны да онытмагыз, бу əле шушы уколны ясатучылар авырмаячак дигəн сүз түгел, авырсалар да, алар моны җиңел формада, катлаулануларсыз үтəчəклəр.Шулай ук урамдагы һава торышына карап киенергə кирəк, өшергə һичярамый. Урамда йөреп кергəннəн соң кайнар чəй эчү файдалы, аңа С витаминына бай булган гөлҗимеш кушыгыз, мүк җилəгеннəн морс ясап эчегез. Поливитаминнар кабул итəргə була, лəкин табиблар консультациясе кирəк. Халык күп була торган урын- нарга барырга туры килə икəн, борын эчлəренə "Виферон" яки "Оксолин" майларын сөртергə онытмагыз. Күмəк чараларга бу вакытта йөрмəү хəерлерəк. "Салкын тиеп авыруларны, катлауланып китүлəрне профилактикалауда иң мөһиме - табиблар белəн дус булып, аларның киңəшен тоту", - диде əңгəмə соңында Раил Миргалимов.
Əңгəмəдəш -
Əлфия МОСТАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: