Бөгелмә авазы

Гражданнарны нәрсә борчый?

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Бөгелмәлеләр мэрга төрле сораулар белән киләләр.

Әйтик, Бөгелмә аэроклубы башлыгы Яков Лукьяненко мэрга аэроклуб эшенә кагылган мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте. Билгеле булганча, ДОССАФ җитәкчелеге клубны бетерү мәсьәләсен карый. Совет елларында ДОСААФ бүлекчәләре, шул исәптән аэроклублар яшьләрне патриотик тәрбияләү белән генә шөгыльләнмәделәр, дәүләт кушуы буенча да армия, авиация һәм флот өчен белгечләр әзерләделәр. Тотрыклы дәүләт заказы һәм дәүләт финанславы исәбенә яшәделәр. СССР таркалганнан соң дәүләт әлеге җәмгыятьне финанслаудан туктады. Яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү программасына да акча юк диярлек.

Нәфис гимнастика буенча чираттагы ярышларга бару өчен финанс ярдәме күрсәтүне сорап, шулай ук Бөгелмәдә әлеге спорт юнәлешен үстерү мәсьәләсе буенча район башлыгына мөрәҗәгать иттеләр.

Хезмәт ветераны Павел Тимин коммуналь түләүләрне корректсыз исәпләүгә зарланды. Бөгелмәдә яшәүче Венера Хаматнурова да торак проблемасы белән мөрәҗәгать итте. Гражданнардан кергән барлык мөрәҗәгатьләр җентекләп каралачак.

Исегезгә төшерәбез, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү хакимият, барлык өлкә җитәкчеләренең мөһим эш юнәлеше булып тора. Муниципаль берәмлек башлыгы бөгелмәлеләр белән даими аралаша, шәһәр халкының теләкләре һәм фикерләре нигезендә, уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштырырга ярдәм итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: