Бөгелмә авазы

Газетабызда яңа рубрика ачабыз – “Депутат мөнбәре”

Беләсез инде, Бөгелмә муниципаль районының элеккеге башлыгы Илдус Әсгать улы Касыймов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Без аңа үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек. Депутат буларак, Илдус Әсгатович күрше Лениногорск муниципаль районына беркетелгән, ул анда даими рәвештә билгеле бер көннәрдә халыкны кабул итеп, аларның проблемаларын чишәргә булыша. Бәлки...

Беләсез инде, Бөгелмә муниципаль районының элеккеге башлыгы Илдус Әсгать улы Касыймов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Без аңа үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек. Депутат буларак, Илдус Әсгатович күрше Лениногорск муниципаль районына беркетелгән, ул анда даими рәвештә билгеле бер көннәрдә халыкны кабул итеп, аларның проблемаларын чишәргә булыша. Бәлки безнең укучыларыбыз арасында да депутатка җиткерәсе сүзләре, сораулары бардыр. Аларны редакциягә җибәрегез, ә без, барысын да туплап, депутатка юлларбыз.

- Илдус Әсгатович, беренчедән, якташларыгыз - бөгелмәләрдән Сезгә сәлам җиткерергә рөхсәт итегез. Барлыгы 100 кешедән торган ТР Дәүләт Советы депутатлык корпусының 20 даими әгъзасы исемлегендә Бөгелмә муниципаль районы вәкиленең дә булуы белән без горурланабыз. Сез - ТР Дәүләт Советы комитеты рәи- сенең бюджет, салым һәм финанс мәсьәләләре буенча урынбасары. Әлеге яңа урында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы вазифасында туплаган тәҗрибә кирәк булдымы?

- Бөгелмә муниципаль районы башлыгы булып һәм, гомумән, Бөгелмәдә эшләү - ул чын мәгънәсендә зур тәҗрибә. Мин аны бик күп һөнәрләр буенча белем җыя торган күппрофильле тормыш мәктәбе дияр идем. Ул, минем уйлавымча, нинди эшчәнлек төренә карамастан, киләчәктә дә төпле нигез булып торачак. Һәм монда нәкъ менә кайсы район белән җитәкчелек итүем мөһим. Бөгелмә муниципаль районы - сәнәгаи, фәнни һәм транспорт үзәге. Район икътисады үзен-үзе тәэмин итәрлек, ачык һәм җитәрлек үсеш алган системаны тәшкил итә, ә социаль инфраструктура исә белем бирү, сәламәтлек саклау, күңел ачу һәм спорт белән шөгыльләнү өлкәләрендәге барлык ихтыяҗларны канәгатьләндерә. Монда бик белемле, уникаль кешеләр яши. Тарихи нигездә тупланган зур потенциал бар. Үрнәк алырлык, өйрәнерлек кешеләр бар. Минем уйлавымча, муниципалитет хезмәткәрләре командасы, авыл җирлеге башлыклары, предприятиеоешма җитәкчеләре һәм, гомумән, үз вазифаларын җанын биреп, җитди һәм җаваплы итеп башкарган кешеләр белән берлектә, без Бөгелмәне халыкка - яшәү өчен, инвесторларга эшләү өчен тагын да уңайлырак итә алдык. Мин, ант биргәндә вәгъдә иткәнчә, ачык, гадел һәм халык мәнфәгатен кайгыртып эшләдем.

- Элеккеге вазифагызны башкарганда Сез һәрвакыт халыкның, шул исәптән журналистларның да игътибар үзәгендә идегез, бөгелмәләрнең проблемаларын чишүгә күп көч куйдыгыз. Ә хәзер исә Сез күпмедер дәрәҗәдә "күләгәдә" һәм инде әлеге проблемаларны булдырмау өлкәсендә эшлисез. Яңа вазифаларыгызга ничек ияләндегез?

- Үз тормышымда мин бервакытта да күләгәдә булмадым. Бөгелмәләрдә, чыннан да, мондый фикер туарга мөмкин, чөнки, даими рәвештә эшләүче депутат буларак, ТР Лениногорск муниципаль районына беркетелгән. Һәр ай саен анда шәһәр һәм район чараларында катнашам, гражданнарны кабул итәм. Шулай ук Бөгелмәдә дә бик еш булам, шәһәр һәм район җитәкчеләре белән аралашам. Ягъни һәрвакыт бөгелмәләрнең уңыш-казанышларыннан, проблемаларыннан хәбәрдар. Ә ТР Дәүләт Советы комитетына килгәндә, аның эшчәнлеге миңа һәрвакыт якын иде, шундук вазифама кереп киттем. Гомумән, закон чыгаручының эше бик кызыклы һәм гаять җаваплы. Чөнки без чыгарган законнар белән җөмһүриятебез яши, аның власть, гражданлык, җинаятьпроцессуаль, икътисади, финанс, налог юнәлешләре буенча башка илләр белән мөнәсәбәтләре төзелә. Шуңа күрә закон язу эшчәнлегендә бер-береңне ишетә белү, закон өлкәсендәге һәр яңалыкка югары дәрәҗәдә сак мөнәсәбәттә булу зарур. Монда, табиблардагы кебек, "зыян салма" кануны беренче урында.


- Республика халкы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанс комитетына һәм халыкны кабул итү вакытында шәхсән үзегезгә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?

- Республика халкы белән даими аралашам, аларның борчу-мәшәкатьләрен дә белеп торам. Кайчакта учреждение, предприятие мәнфәгатьләрен яклап чыгарга, торак-коммуналь хуҗалыгы, төзекләндерү, җир салымы өлкәсендәге һ.б. сорауларны чишәргә туры килә. Ләкин шулай да, бүгенге көндә татарстанлыларны нык борчыган мәсьәлә булып, Россиягә карата чыгарылган санкцияләр, һәрнәрсәгә күтәрелгән бәяләр һәм илнең икътисади хәле тора. Бу нисбәттән, Татарстанда импортны алыштыруны тормышка ашыру темпларын арттырырга кирәк. Безгә җитештерергә генә түгел, ә үзебездә эшләнгәнне халыкка җиткерү, аны ма- тур итеп тәкъдим итә белергә өйрәнү кирәк. Болар өстәвенә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча муниципалитетларда антикризис штаблары булдырылды. Аларның төп максаты - муниципаль район территорияләрендә эшләүче милекчелекнең төрле формаларындагы предприятие һәм оешмаларның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итәрлек чараларны булдыру һәм тормышка ашыру; финанс-кредит секторын сәламәтләндерү; халыкны социаль һәм икътисади яклау. Муниципалитетларда мондый штабларның утырышлары ТР Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы вәкилләре катнашында уза. Һәр муниципаль берәмлектәге эшчәнлек нәтиҗәсе буенча кризиска каршы чаралар планнары эшләнәчәк, ә алар исә алга таба безнең комитетка килә. Биредә депутатлар тарафыннан барлык уңай һәм тискәре дәлилләрне тикшереп анализ ясалгач, җөмһүриятебез өчен бердәм кризиска каршы план расланачак.

- Илдус Әсгатович, әңгәмәгез өчен һәм газетабыз белән элемтәне өзмәвегезгә рәхмәт Сезгә! "Депутат мөнбәре" рубрикасы дәвамлы булыр дип өметләнәбез.


Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: