Бөгелмә авазы

Газетабыз яктылыкка, нурга илтә

Май ае, һәрвакыттагыча, бәйрәмнәргә бик мул булды. 1 Май, 9 Май даталарын бик зурлап билгеләп үттек. Һәм, шуларга өстәп, менә ике дистә елдан артык инде 19 майда уздырылып килгән журналистларның һөнәри бәйрәме - Татарстан матбугаты көне турында да язып үтәсем килә. Белгәнегезчә, иң беренче татарча газета 1905 елда Санкт-Петербургта чыга...

Май ае, һәрвакыттагыча, бәйрәмнәргә бик мул булды. 1 Май, 9 Май даталарын бик зурлап билгеләп үттек. Һәм, шуларга өстәп, менә ике дистә елдан артык инде 19 майда уздырылып килгән журналистларның һөнәри бәйрәме - Татарстан матбугаты көне турында да язып үтәсем килә.

Белгәнегезчә, иң беренче татарча газета 1905 елда Санкт-Петербургта чыга башлый. Аның исеме "Нур" дип атала. Нәкъ менә шушы газетаны басуга рөхсәтне май аенда алган булалар. Басма белән ахун Гатаулла Баязитов җитәкчелек иткән. Үз вакытында Тукай да:

"Нур"ны бик еш чыгара ахун,

Шул кадәрле материалны Гатаулла ул каян таба?"

- дип, үзенең бу газетага дусларча мөнәсәбәтен белдергән икән. Шул ук 1905 елда - "Казан мөхбире", 1906 - 1909 елларда "Фикер", "Әл-Ислах" һ.б. газета-журналлар да дөнья күрә башлый.

Ә 1918 - 1920 елларда Бөгелмәдә дә "Юксыл", "Безнең юл" газеталары татар телендә чыгарылган. Якташыбыз шагыйрь Сирин Батыршин әлеге басмаларда эшләгән булган икән (мин бу турыда "Казан утлары" журналыннан укып белдем). С. Батыршин 1926 елда Казанга килә һәм Көнчыгыш дәүләт педагогия институтына укырга керә.

Төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә дә 1980 еллар ахыры - 1990 еллар башында сан һәм сыйфат ягыннан милли матбугат та зур үсеш ала. 2001 елда, мәсәлән, республикада татар һәм рус телләрендә 381 көндәлек басма чыга. Чуваш һәм удмуртлар тупланып яшәгән төбәкләрдә шул халыклар телендә газеталар басыла. Газета-журналларның 27 проценты - дәүләт органнары, калганнары исә акционерлык җәмгыятьләре һәм төрле предприятие-учреждениеләр тырышлыгы белән нәшер ителә.

Ә менә үзебезнең "Бөгелмә авазы" газетасы күптән түгел генә үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Белгәнегезчә, бу газета үзе кечкенә булса да, зур проблемалар күтәреп, бик бай эчтәлекле, күңелгә ятышлы сәхифәләре белән укучыларын даими сөендереп тора. Газетада бик уңган һәм тырыш журналистлар эшли. Алар бар якка да өлгереп, хәбәрләр җыйнап, газетаны үзвакытында чыгарып өлгертәләр. Рәхәтләнеп укыйбыз, хөрмәтле җәмәгать. Шәхсән мин үзем газетабызның һәр санын сагынып көтеп алам.

"Бөгелмә авазы"ның тоткан кыйбласы да бик изге: гореф-гадәтләребезне, төрле күркәм йолаларыбызны, кадерле телебезне югалтмау, тарихыбызны дөрес чагылдыру, милли гаиләләрнең үзенчәлекләре, ана һәм бала хокуклары, динебезнең асыл сыйфатлары белән яшь буынны тәрбияләү - боларның барысы да көзгедәге кебек газета битләрендә чагылыш таба. Шуңа күрә дә газетаны балалар да, өлкәннәр дә яратып укыйлар, үзләре дә газетага төрле хәбәрләр җибәреп торалар.

Шул рәвешле, озын-озак еллар газетаның күзе үткен булсын, йөзе якты нурлар сибеп торсын дигән изге теләктә калам. Өйләрегезгә яздырып алыгыз, хөрмәтле милләттәшләрем, якыннарыгызга бүләк итеп тә бирегез. Алар сезгә бик рәхмәтле булырлар. "Театр яктылыкка, нурга илтә…" - дип язган мәшһүр Тукаебыз. Мин бу юлларга "…һәм "Бөгелмә авазы" дип тә өстәр идем. Язылыгыз, укыгыз, хәбәрләшеп торыгыз, дусларым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: