Бөгелмә авазы

Газетабыз – тел сакчысы!

Бу көннәрдә почта бүлекләрендә агымдагы елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе бара. Без дә, кадерле милләттәшләрем, үзебезнең "Бөгелмә авазы" газетасына мөмкин кадәр алданрак язылып кую хәстәрен күрсәк, яраткан, безнең проблемалар белән янып-көеп эшләүче газетабыз өйләребезгә берөзлексез килеп торыр.

Үзебез турында үзебез кайгыртыйк, җәмәгать, "Бөгелмә авазы"ннан аерылмыйк. Газета үзе кечкенә кебек тоелса да, ул - яңалыкларга бик бай басма һәм саннан-санга баерак эчтәлекле була бара. Аның битләрендә укучыларның мәнфәгатьләре күз алдында тотылган мәкаләләр дөнья күрә. Шулай ук шәһәр һәм район, республикабыз хәбәрләре барыбызга да оператив төстә килеп ирешә.
Бердәм булыйк, бергә булыйк, дусларым! Тукай мирасын күз карасыдай саклыйк. Туган телебезне кадерлик, аны яратыйк, балаларыбызга, оныкларыбызга гүзәл ана телен өйрәтик. Кыскасы, горурланып яшик татар теле белән!
Әлфинә КӘРИМОВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: