Бөгелмә авазы

Гаиләң тату булса, илең дә нык булыр! Татар мәдәният үзәгендә “Ягез әле, әтиләр!” дип исемләнгән бәйге узды

Алар спортта көчләрен сынады, үз сәләтләрен күрсәтте һәм аш-суга булган осталыклары белән шаккаттырды.

Беренче булып чыгыш ясау мөмкинлеге 1 балалар бакчасыннан Жирәбә буенча Зәкиуллиннар гаиләсенә тигән. Рөстәм белән Елена өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бу көнне алар белән бергә 3 яшьлек Эльза һәм яшь ярымлык Луиза көч сынашты. Иң өлкәне – 15 яшьлек уллары – бик тырыш укучы, икән шуңа күрә белем алуын ташлап китә алмаган. Гаилә башлыгы җыр җырлап, әни кеше үзе пешереп алып килгән бавырсак һәм пылау белән тамашачының һәм жюри әгъзаларының күңелен яулады.

Ә менә 18нче балалар бакчасыннан Фәттаховлар гаиләсе исә бцтенләй үзенчәлекле булып чыкты. Екатерина, ир-атлар белән бер рәттән, автомат сүтеп җыйды һәм бер дә калышмады. Ә гаилә башлыгы Илдар исә (ул бөгелмәлеләргә спортчылар тәрбияләүче буларак таныш), бу көнне гел икенче яктан ачылды. Салават Фәтхетдинов репертуарындагы “Уфтанма” җырын менә дигән итеп башкарды. Хәләл җефете ир-атлар белән ярышса, гаилә башлыгы аш-су бәйгесендә үз осталыгын күрсәтте. Ул Милли ризыклар бәйгесенә бәлеш пешереп алып килгән. Бу көнне аларга сәхнәдә кызлары Сабина һәм уллары Кәрим ярдәм итте.

Өченче сан астында 35нче балалар бакчасыннан Уразгильдиннар гаиләсе чыгыш ясады. Гүзәл белән Илдар Уразгильдиннар бер ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Бәйгедә Адел белән Риана аларның төп ярдәмчеләре булды. Иҗади чыгыш вакытында алар, тамашачылар белән бергә, барабанда уйнады, уллары Адел җыр башкарды. Уразгильдиннар иң дәртле гаилә буларак истә калды.

24нче балалар бакчасыннан Саниевлар гаиләсе. Алар – биш кешедән торган зур гаилә. Әти – Илгиз, әни – Эльвира һәм балалар: Айрат, Данияр, Рания. Алар бәйгегә ныклап әзерләнгәннәр. Барысына да татар милли киемнәре тапканнар. Гаилә башлыгы хәрби-спорт ярышларында иң җитезе булып чыкты, ә менә иҗади бәйгедә алар барысы бергә, вокаль-инструменталь оркестр булдырган. Өлкән уллары аккордеонда уйнады, әниләре җырлады, әтиләре һәм уртанчы уллары шалтыравыкта көйгә кушылды, ә нәни кызлары биеп торды.

Бәйге азагында Зәкиуллиннар – “Иң тырыш гаилә”, Уразгильдиннар – “Иң тату гаилә”, Саниевлар – “Иң талантлы гаилә”, ә Фәттаховлар гомумән җиңүчеләр дип табылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 19 май 2018 - 13:17
    Интервью без галстука №7 с Андреем Кузьминым // Олеся Балтусова - помощник Рустама Минниханова
  • 10 май 2018 - 08:15
    "Хәят" 09.05.18.
  • 30 апрель 2018 - 11:13
    "Хәят" 30.04.18.
  • Язгы урман (ФОТОЛАР)
  • Бөгелмәнең "Тозелеш мохите"ннэн фоторепортаж
  • Кодаш авылында ветераннарны хөрмәтләделәр
  • Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Үзәк район хастәханәсендә дәваланучы ветераннарны котлады
  • Әлеге минутларда Кызыл Армия урамы буенча урнашкан Мәдәният hәм ял паркында ачык hавада кино курсәтелә (Фотолар)
  • Бәгелмәлеләр агач утырту көнендә катнашты(фоторепортаж)
  • Хәзерге минутта Техника йорты каршында 1 Майга багышланган чара бара
  • Бөгелмә Тукайның туган көнен бәйрәм итә
  • Бүген Бөгелмәлеләр Чернобыль һәлакәтен искә алды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Бөгелмәнең Лазо, Белинский урамнарында Җәяүлеләр сукмагы кайчан булыр икән?
Ночной режим