Бөгелмә авазы

Гаҗәеп затларның гаҗәп эшләре турында

Кешеләр яши торган йортларның янгынга каршы торучанлык дәрәҗәсенә һәм халык тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүенә контрольлек итү эшен оештыру турындагы беренче тарихи документ 1649 елның 30 апрелендә барлыкка килгән. Нәкъ шул көнне Бөек Пётрның әтисе, Бөтен Русия патшасы Алексей Михайлович галиҗәнапләре "Указ о градском благочинии" дигән документка имза сала. Бу...

Кешеләр яши торган йортларның янгынга каршы торучанлык дәрәҗәсенә һәм халык тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүенә контрольлек итү эшен оештыру турындагы беренче тарихи документ 1649 елның 30 апрелендә барлыкка килгән. Нәкъ шул көнне Бөек Пётрның әтисе, Бөтен Русия патшасы Алексей Михайлович галиҗәнапләре "Указ о градском благочинии" дигән документка имза сала. Бу Указ Россиядә янгын сакчылыгы тарихының башлангычы булып тора да инде.

Янгын сагы сафнда торучыларның эше кай ягы белән үзенчәлекле соң? Янгын сакчылыгы дигән хезмәтнең үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән гаҗәеп кешеләрне сүздә генә аңлатып булмый торган үзгә бер хис аша үзенә җәлеп итә алуы беләндер, мөгаен. Андый кешеләр арасына барып эләксәң, ирексездән, син дә шундый төгәллек-пөхтәлек ягына үзгәрәсең, җаваплылык хисе дә арта. Мин бүген газета укучыларга әнә шундый гаҗәеп кешеләр турында бераз сөйләп узарга телим. Кешеләрне бәладән йолып алырга һәрдаим әзер булып торган үтә дә җаваплы, соклангыч дәрәҗәдә кыю кешеләрдән дә гаҗәебрәк затлар бармы икән?

Иң беренче итеп, янгын сакчылыгы хезмәте начальнигы урынбасары Илвир Ирек улы Нигъмәтҗанов исемен атар идем. 15 ел шушы хезмәттә инде ул. Үз эшенең олы остасы. Тырышлыклары күп тапкырлар Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән. Ә "Отличник пожарной охраны" билгесе аның үз вазыйфаларына бик тә җаваплы каравы турында сөйли.

Бик күп "алтын" сүзләр әйтергә мөмкин булыр иде бу кеше турында. Илвир Ирекович ярдәмгә килергә һәрчак әзер булган, нәрсәне ничек эшләсәң, дөресрәк буласын аңлатып бирә белгән, эшлекле киңәшләре белән һәрчак булыша торган кеше. Ачык йөзле, һәрвакыт уртак тел табып сөйләшергә, рәхәтләнеп көлешергә мөмкин аның белән. Төпле, яхшы мәгънәдә үҗәт, гадел һәм үз дигәненә үз тырышлыгы белән ирешә торган зат. Алтын куллы үзе. "Чын ир-егет кулыннан бар эш тә килә", ­- бу нәкъ менә аңа төбәп әйтелгән сүзләр.

Буш вакытларында исә ауга, балыкка йөрергә ярата. Өйдә дә уңган хуҗа - барысына да өлгерә. Ярдәм, киңәш сорап мөрәҗәгать иткән бер генә кешене дә кире бормас... Менә шундый киң күңелле, булдыклы, ышанычлы кеше ул Илвир Ирекович.

Язмам геройлары - төрле яшьтәге кешеләр. Әмма аларны бу гаҗәеп һөнәрне сайларга этәргән холык сыйфаты ­- битараф булып кала алмау һәм тынгысызлык. Хәзер сөйләячәк кешенең язмышы моңа ачык мисал булып тора.

Денис Александрович Ульянов 21 нче янгын сүндерү частенда 2007 елдан бирле эшли (2014 елдан - ­кадрлар бүлеге начальнигы урынбасары).

Ул коллективта бик тиз үз кеше булып китте. Соңыннан әйтүенчә, үзе башта эшне башкарып чыга алырмын микән дип, куркып та йөргән икән.

- Беренче тапкыр янгын сүндерергә баруымны гомердә дә онытасым юк. Баштарак, әле бернинди тәҗрибә юк вакытта, башка әллә нинди уйлар килә. Күңелдә борчу хисе генә була. Әмма әкренләп, барысын да өйрәнәсең, дулкынлануны да җиңәсең икән. Барысын да салкын акыл белән анализлый, фикерли, бәяли белә башлыйсың. - Денисның тавышы тыныч, ышанычлы, бернинди каушау хисе сизелми.

Бәхетсезлек очрагы миңа кагылмаячак дип, беркем дә кистереп әйтә алмый. Байлар да, ярлылар да. "Янгынны булдырмау, килеп чыга калса, кешеләргә ярдәм итү, аларны коткару" - янгын сүндерүчеләрнең хезмәт юлында бер генә минутка да чигенми торган шигарләре бу. Денисның әйтүенә караганда, янгын сүндерүче һөнәрендә вакыт дигән төшенчә юк: ут афәте бит җәйне-кышны, төнне-көнне аерып тормый, сәгатен дә сорап килми. Тәүлекнең 24 сәгатендә һәрбер мизгелдә кеше гомере өчен көрәшкә ташланырга әзер булып тору сорала.

Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри хезмәт юлында бәхетле мизгелләр дә, бәхетсезлек очраклары да бихисап. Һәрбер очрак кабатланмас, үзенчәлекле һәм уникаль. Ут казасы бик күп зыян салырга өлгергәнче, урынга барып җитә алсаң, кешене коткарып калуга ирешсәң, боларын бәхетле очрак дип санарга кирәктер, мөгаен. Янгынны тоташка берничә сәгать дәвамында сүндерергә туры килгән чаклар да була. Сүндерелгән һәр янгын очрагы, коткарылган кеше гомере - болар, билгеле, бер генә кешенең түгел, ә команданың бердәм эшләве нәтиҗәсе. Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләренең, коткаручыларның эше ныклы тарихи традицияләргә, үз һөнәреңне яхшы белүгә һәм... яратуга нигезләнә. Боларның барысы турында да мин моңа кадәр үзем гади генә итеп, "Денис" дип йөрткән кешедән ишетеп белдем. Ә менә язма өстендә эшләгәндә, барысын да тагын бер кат күздән кичергәч, бу кешегә тирән хөрмәт белән Денис Александрович дип, зурлап дәшәсем килә башлады.

Янгын сүндерүче һөнәре романтикасы бала чакта бик күпләрнең күңелен били: дә-әү кызыл машиналарда кешеләрне ут афәтеннән коткарырга ашыгу, чыннан да, күпләрне кызыктыра шул. Әмма бар кеше дә бу юлны сайлый алмый. Инде балаларча кызыксыну узгач, күп тапкырлар янгын сүндерүдә катнашып, чыныккач, тәҗрибә туплагач, кешенең психологиясе ныгый, анда тәвәккәллек барлыкка килә, рухи көче арта. Чыннан да, белгечләр үзләре әйтүенчә, еш кына нәкъ менә тәвәккәллек һәм эчке сиземләү тойгысы ут стихиясенә каршы көрәштә җиңеп чыгарга ярдәм итә. Шуңа күрә дә язмам геройларына, барлык хезмәттәшләремә һәм кеше гомере, ил байлыгы, милек-мөлкәт сагында торучы һәрбер янгын сүндерүчегә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, фидакарьлек, сайлаган һөнәренә тугрылык саклаган хәлдә, исән-имин хезмәт итүен телим.

Наталья ПЕНЬКОВА,

21 нче янгын сүндерү часте инженеры.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: