Бөгелмә авазы

Әфьюн зәхмәтен җиңмәгән...

"Наркотикларсыз тормыш" дигән махсус чаралар айлыгы кысаларында Бөгелмә наркополицейскийлары квартирында 1,5 килодан артык наркотик - марихуана саклаган 31 яшьлек ирне тоткарлыйлар.

Евгения ДУБРОВНАЯ,
РФ Наркотикларның законсыз әйләнешенә контрольлек итү
федераль хезмәте ТР идарәсе
матбугат үзәге хезмәткәре.
Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Реклама

Бу ир-егет үзе Санкт-Петербургта туып-үскән, Бөгелмәгә әле күптән түгел генә күченеп кайткан - әбисеннән мирас булып квартир калган аңа. Ир тормышны өр-яңадан башлар өчен иң кулай чор дип уйлагандыр да соң, тик үзеңнән качып булмый шул...
Бөгелмәгә кайтып төпләнгәч, ул тимер юл станциясенә эшкә урнаша, әмма хезмәт хакы аңа җитәрлек югары түгел. Аннары ул төзелешкә күчәргә була: рәсми төстә урнашмаса да, эшләгәненә күбрәк түлиләр аның.
Зур шәһәрдә яшәгәндә ул наркотикларга хирыслашкан була, нигездә, әфьюн (героин) куллана. Татарстан наркополицейскийлары героинның зур гына партиясен "кулга төшереп", керү юлларына чик куйгач, аны табу кыенлаша. Шуннан соң ир кеше аракы ярдәмендә нәфесен басарга тырышып карый. Ә акча һаман җитми. Менә шуннан соң инде ул якындагы авыллар тирәсеннән кыргый киндер җыеп, нәфесенә кирәк нәрсәне кайната башлый. Үзенең әйтүенә караганда, аның наркоман икәнлеген Бөгелмәдә берәү дә белмәгән, хәтта еш очраша торган шешәдәшләре дә. Киптерелгән киндерне әбисеннән мирас булып калган квартирында капчыкка салып, шкафта саклый торган була.
Хәзер инде зур күләмдә наркотиклар саклаган өчен бу ир-егетне, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 228 нче маддәсе, 2 нче өлеше нигезендә,
10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү көтә.

Белешмә. "Наркотикларсыз тормыш" акциясе, власть органнары һәм җәмәгать оешмаларының уртак тырышлыгы белән, наркотикларга бәйле вәзгыятьне яхшырту максатында, көчләрне берләштерергә омтылу ул. Чара барышында төп бурычларның берсе - Татарстандагы наркотикларга бәйле хәлләргә ачыклык кертү. Гражданнар наркотикларга бәйле тәртипсезлекләр, закон бозулар хакында "кайнар линия" телефоннары аша хәбәр итә алалар, анонимлык гарантияләнә. Шулай ук махсус урнаштырылган тартмаларда (аларның исемлеген газетабызда бастырган идек инде. Ред.) язма мәгълүматлар калдыру мөмкинлеге дә бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: