Бөгелмә авазы

Әфьюн колы

Бөгелмә шәһәр судында законсыз төстә наркотик матдә әзерләгән һәм аны саклаган бөгелмәлегә карата хөкем карары чыгарылды. Элек тә хөкем ителгән 30 яшьлек гражданин Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 228 нче маддәсе, 2 нче өлеше нигезендә (күп күләмдәге наркотик матдәне законсыз төстә әзерләгән һәм саклаган өчен) гаепләнә. Суд аның 2017 елның 23...

Бөгелмә шәһәр судында законсыз төстә наркотик матдә әзерләгән һәм аны саклаган бөгелмәлегә карата хөкем карары чыгарылды.

Элек тә хөкем ителгән 30 яшьлек гражданин Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 228 нче маддәсе, 2 нче өлеше нигезендә (күп күләмдәге наркотик матдәне законсыз төстә әзерләгән һәм саклаган өчен) гаепләнә.

Суд аның 2017 елның 23 октябрендә ташландык гаражлар арасында мәк орлыкларыннан һәм саламыннан үзенә куллану өчен 7, 04 грамм экстракт әзерләгән һәм законсыз төстә саклаганын ачыклады. Шул ук кичтә вакыйга урынын караганда, полиция хезмәткәрләре наркотик матдәләрне табып та алалар.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды, хөкем карары суд тикшерүеннән башка гына игълан ителде - гражданин өч ел вакытын кырыс режимлы төзәтү колониясендә уздырачак.

Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

Диана ЮНЫСОВА,

Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: