Бөгелмә авазы

Франс ХӘЛИЛОВ киңәшләре: кура җиләге турында

Якташыбыз - Зеленая Роща авылында гомер итүче бакчачы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов киңәшләре. "ГЕРАКЛ" килә... Безнең як бакчаларына бик ышанычлы адымнар белән яңа культура - ремонтант, ягъни берьеллык кура җиләге "килә". Яз көне үсеп чыккан кура шул елда ук җимеш бирә. Җиләкләре гадәти кура...

Якташыбыз - Зеленая Роща авылында гомер итүче бакчачы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов киңәшләре.

"ГЕРАКЛ" килә...

Безнең як бакчаларына бик ышанычлы адымнар белән яңа культура - ремонтант, ягъни берьеллык кура җиләге "килә". Яз көне үсеп чыккан кура шул елда ук җимеш бирә. Җиләкләре гадәти кура җиләгеннән соңрак - 20 - 25 июльләрдә генә өлгерә башлый һәм озак вакыт - көчле кыраулар башланганчы пешеп утыра. 2016 елда без, мәсәлән, беренче җиләкне 26 июльдә өзеп алган идем, аннары октябрьгә кадәр җыйдык. 2 ай ярым өзлексез! Җимеш биреп туктагач, кураларны җир белән тигезләп кистем, үсентеләре бөтенләй калмады. Шунда мин кура җиләгенә бераз "булышсам", алдагы елда җимешләре иртәрәк өлгерә башламас микән, дип уйлап куйдым. Кар эреп бетүгә, кура җиләк үсәсе урынны плёенка белән капладым. Билгеле, җир атна-ун көнгә иртәрәк җылынды, кура җиләкнең вегетациясе дә иртәрәк башланды.

Ремонтант кура җиләген тәрбҗияләү-карау гади кура җиләгенә караганда җиңелрәк: кышка үсенте калдырасы булмагач, кураларны җиргә иеп, бәйләп, кар белән күмеп, яз көне чишеп торасы юк. Шунысы да мөһим - көзен бөтен кураларны кисеп алып, бакчадан читкә чыгарып, яндырабыз, ә димәк, күп кенә корткычлар, чир чыганаклары да юк ителә.

Күп кенә сортларны сынап караганнан соң, мин үзем ремонтант кура җиләгенең "Геракл" сортын сайладым. Нәкъ менә ул, алда язганымча, июль ахырыннан кыраулар төшкәнче җимеш бирә, җиләкләренең 80 - 85 проценты пешеп өлгерә. Уңышы мул (фотода да күренеп тора), җиләкләре эре дә, тәмле дә. Куралар үзе бик биек түгел (1,2 - 1,3 метр чамасы), сабаклары калын, шулай булса да, җиләкләр муллыгыннан ул сыгылып тора. Сынмас өчен карлыган куагы тирәли ясаган кебек, киртәләп кую яхшы.

Кура җиләген мин рәт арасын - 2шәр, ә рәттәге куралар арасын 1,2шәр метр ара калдырып утырттым. Алдан билгеләнгән урыннарга үсентенең тамыры иркенләп урнашырлык итеп чокырлар казыдым, туфракны яртылаш күләмдә черемә белән кушып бутадым. Безнең кара туфрак фосфорга ярлы бит ул, шуңа да һәр чокыр саен берәр аш кашыгы икеләтелгән суперфосфат өстәдем. Үсентеләрне туп-туры утырттым, тамыр муентыгын нибары 1,5 - 2 сантиметр тирәнлеккә генә күмдем - кура җиләге тирән утыртканны яратмый. Утырткан үсенте төбенә чокыр ясамадым, киресенчә, тамыр тирәли җирне 3-4 сантиметрга күтәртебрәк куйдым. Чөнки 2 - 3 чиләк су сипкәч, туфрак "утырачак". Икенчедән исә, интенсив үсә, уңышны мул бирә торган булгач, куралар төбенә тирес, компост, черемә дә кертергә кирәк булачак, ә димәк, төптәге туфрак елдан-ел күтәреләчәк. Утыртып, су сипкәч, куаклар астындагы туфракны таралып торган черемә белән мульчәләп куйдым.

Җимеш биргән дәверендә кураларда ниндидер чир билгеләре, корткычлар күренмәде. Җиләкләре соңрак өлгерә торган булгач, гадәти җиләк, кура җиләк корткычлары кими башлый бит инде.

Вегетация чорында чүпләрне утап, әледән-әле су сибеп торам. Кура җиләклек мәйданын тулысынча 8 - 10 сантиметр калынлыкта итеп, тирес белән мульчәләгән идем, шуңа өстәмә тукландырып торасы булмады. Утыртканымның икенче елында ук куралар уңыш бирә башлады. Ул тоташка чәчәк ата, җиләкләр барлыкка килә тора, пешә бара. 3 - 4 көн саен җыеп торырга кирәк. Чәчәк ата башлагач, 10 - 12 көн саен, 1 литр суга 1 аш кашыгы бал эретеп, шуны сиптердем. Чәчәкләргә бал кортларын җәлеп итү, серкәләндерү өчен кирәк бу. Көз көннәрендә, бал кортларының активлыгы кими төшкән вакытта, бу чара бигрәк тә файдалы.

Хәзер инде "Геракл" кура җиләген үрчетү эшенә керештем. Һәр бакчада булырга лаеклы культура дип саныйм.

Рәсемдә: "Геракл" сортлы ремонтант кура җиләге. 2017 ел, 12 сентябрь.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: