Бөгелмә авазы

Фәнис Яруллин хатыны Нурсөя Яруллинага дәүләт бүләге тапшырылды

Нурсөя Яруллинага Татарстанның "Фидакарь хезмәте өчен" медале иренең туган көнендә бирелде. (Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Мөршидә Киямова). Г.Тукай бүләге лауреаты, халык шагыйре Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя Яруллина Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" дигән дәүләт медале белән бүләкләнде. Бүген Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында Фәнис Яруллинның 80 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып...

Нурсөя Яруллинага Татарстанның "Фидакарь хезмәте өчен" медале иренең туган көнендә бирелде.

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Мөршидә Киямова). Г.Тукай бүләге лауреаты, халык шагыйре Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя Яруллина Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" дигән дәүләт медале белән бүләкләнде.

Бүген Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында Фәнис Яруллинның 80 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Фәнис Яруллинны искә алу кичәсендә татар әдибенең батырлыгы, киңкырлы иҗаты турында сөйләде. Язучының бүген дә рухландырып торган әсәрләре хакында җылы сүзләр әйтте. Озак еллар Фәнис Яруллинның иң якын дусты, терәге һәм хатыны булып яшәгән Нурсөя ханымга соклануын белдерде. Бәйрәм кичендә Нурсөя Яруллинага дәүләт бүләге тапшырды.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/09/157748/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: