Бөгелмә авазы

Эт дус булып калсын дисәк…

Җәйгә чыккач, башта - талпан, аннары бал кортлары, черкиләрдән саклана башлыйбыз. Шуларга өстәп, бигрәк тә җәй көннәрендә хуҗасыз, урам этләреннән интегә башлыйбыз.

Әлфия МОСТАФИНА.
Безнең Бөгелмәбез хуҗасыз этләр белән шыплап тулган. Аларга карагач, башка шундый уй килә: бүген шәһәр урамнарында кешеләр түгел, үсемлекләрдән - "әмрикә" чаганы, ә җан ияләреннән этләр чын хуҗа кебек тоела. Аеруча быелгы җәйдә чүпкә баткан Бөгелмә турында сөйләшүебез киләсе саннарда булыр, бүгенге язмабыз - кыргый, ягъни хуҗасыз этләр турында.
Бигрәк тә балалар өчен куркабыз без. Чөнки алар күпчелек вакытын урамда үткәрә, ә хуҗасыз этләр балалар мәйданчыкларын үтә дә үз итә. Кайберәүләр урам эте тешләми ул, куркырга кирәкми ди. Ә бит елына бер мәртәбә таяк та ата, диләр. Тешләсә, җитмәсә ул җан иясе авыру да булса, нишләргә, моның өчен кем җавап бирә?
Төннәрен генә түгел, көндезен дә урамга чыгарга куркыныч була башлады бит, җәмәгать. Беркөнне иртән эшкә килгәндә хезмәттәшемә бәйдән ычкынган зур эт ташланган, икенче бер хезмәттәшем исә Карл Маркс урамы буйлап киләсе урынга, эш урынына күрше урамнан урап килә, анда этләр юк бугай дип аңлата ул бу гамәлен. Ә беркөнне улымның дусты чүп контейнерлары янында этләрнең өерләре белән мәче ботарлаганын күргән. "Үземә ташланырлар дип, песине аралап алырга курыктым", - ди. Менә шул этләр көннәрдән беркөнне балаларга ташланмас дип, кем генә гарантия бирә ала соң? Аллам сакласын.
Узган елларда кайбер шәһәрләрдә бу проблеманы чишүнең бик үк гуманлы булмаган юлын сайладылар. Мәсәлән, этләр күпләп җыела торган чүп контейнерларына агу сибү очраклары, балалар күз алдында урамнарда эт атып йөрүләр турында да күп ишеттек. Без, өлкәннәр, бу гамәлләребез белән балалар күңелендә каты бәгырьлелек тәрбияләвебез турында гына онытып җибәрдек бугай.
Игътибар итсәк, этләр өерендә токымлыларын да күрергә була. Аларны кайчандыр хуҗалары, ул гаиләдәге балалар бик яраткандыр. "Кече дус"ны урамга чыгарып җибәрүләрен әти-әниләр нарасыйларына ничек аңлаттылар микән соң? Бәлки бу эшне җайга салуны нәкъ менә шундыйлардан башларга кирәктер? Беренчедән, эт асраучы кешеләргә карата законнарны, йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен бик нык катгыйландырырга; икенчедән, урамга ташланган этләр геометрик прогрессия белән үрчиләр, шуңа күрә аларның саны артмасын өчен стерильләштерү эшен җайга салыргадыр. Аннары Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә йортсыз хайваннар приютлары ачу турында да ныклап уйлый башларга вакыт җиткәндер. "Игелекле гамәлләр эшләп калырга җитеш", - дигән бит хәдисләрдә дә. "Время собирать камни" кебек әйтем дә бар. Фаҗига булганны көтеп торырга ярамый, көн кадагында торган җитди проблеманы чишүнең иң кулай, иң мәрхәмәтле юлын табарга кирәк. Хакимияттә бу эш өчен җаваплы белгеч-җитәкчеләр бардыр, алардан җавап көтәбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: