Бөгелмә авазы

Эштән туктаган пенсионерларга – өстәмә түләү

Россия Пенсия фонды ТР идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, эшләми торган пенсионерларга...

Әгәр аларның матди керемнәренең гомуми суммасы үзе яши торган төбәктәге яшәү минимумы суммасыннан азрак була икән, андыйларга Пенсия фонды өстәмә социаль түләү билгели.

Тулаем матди тәэмин ителеш суммасын билгеләгәндә, кешенең пенсия акчасы, айлык акчалата түләүләр, шул исәптән социаль хезмәтләр тупланмасы акчасы да, закон нигезендә билгеләнгән һәм социаль яклау линиясе буенча бирелә торган аерым матди ярдәм чаралары күләме дә исәпкә алына.

Югарыда саналганнарның барысын да кушып чутлаганнан соң да пенсионерның акчасы айлык яшәү минимумы күләменнән кимрәк була икән, ул очракта яшәү минимумына җиткереп, өстәмә социаль түләү билгеләнә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы 2018 елда 8 232 сум тәшкил итә.

Гамәлдәге закон нигезендә, пенсиягә социаль өстәмә бары тик эшләмәүче пенсионерларга гына бирелә. Пенсионер вакытлыча, яисә даими эшкә урнаша икән, ул чорда өстәмә акча бирелми, туктатыла.

Онытмагыз, социаль өстәмә акча пенсионерның гаризасы буенча гына бирелә, шуңа күрә эшләүче пенсионер эштән туктаган икән, ул урындагы Пенсия фонды территориаль органына барып, эштән туктаганлыгы турында документ күрсәтергә һәм социаль түләүне яңартуны сорап, гариза язарга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: