Бөгелмә авазы

ЭШМӘКӘРЛЕКНЕ ҮСТЕРҮГӘ ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕ

11 март көнне хакимият бинасында кече һәм урта мәшгульлек вәкилләренең очрашуы булып узды. Ул ТРда эшмәкәрлекне үстерүгә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү чаралары темасына багышланган иде. Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров алып барды. Очрашуга ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, икътисад министры урынбасары,...

11 март көнне хакимият бинасында кече һәм урта мәшгульлек вәкилләренең очрашуы булып узды.
Ул ТРда эшмәкәрлекне үстерүгә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү чаралары темасына багышланган иде. Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров алып барды. Очрашуга ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, икътисад министры урынбасары, Эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаменты начальнигы Рөстәм Сибгатуллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Артур Николаев килгәннәр иде. Киңәшмәдә шулай ук җирле шәхси эшмәкәрләр, прокуратура, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, авыл хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Казаннан килгән делегацияне Линар Закиров Бөгелмәдә эшмәкәрлекнең үсеше белән таныштырды. Дөньядагы кризис үз төзәтмәләрен кертсә дә, безнең шәһәрдә кече һәм урта эшмәкәрләр уңышлы гына эшләп килә. Бөгелмә шәһәрендә һәм районында барлыгы 3 500дән артык шәхси эшмәкәр бар. Бүгенге көндә аякта нык басып торган җәмгыятьләр кризиска каршы көрәшү юлларын эзли. Бу юнәлештә аларга Координация советы әгъзалары булыша, лизинг-грант программаларында катнашырга ярдәм итә, консультацияләр бирә. Әлеге эшне республикада да билгеләп үткәннәр. Казан делегациясе вәкилләре моны ассызыклап узды.
Төп доклад белән Рөстәм Сибгатуллин чыгыш ясады. Ул илдәге һәм республикадагы икътисади хәл белән таныштырды. "Нинди генә авыр хәл килеп чыкмасын, без эшмәкәрләргә ярдәм итәргә әзер", - диде ул. Кризис шартларында да республикадагы барлык дәүләт программалары тормышка ашырылачак. Бу - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы. "Шулай булгач, без эшмәкәрләргә дә ярдәм итәчәкбез. Чөнки икътисад үсешендә аларның өлеше зур", - диде министр урынбасары.
Тимур Нагуманов сүзләренә караганда, бер ел эчендә аларга төрле сораулар белән 700дән артык эшмәкәр мөрәҗәгать иткән һәм бу сорауларның күбесе уңай хәл ителгән. Шуңа да ул эшмәкәрләргә: "Кыенсынып тормагыз, ә турыдан-туры безгә мөрәҗәгать итегез", - дип белдерде.
Бөгелмә эшмәкәрләре урында ук үз сорауларын бирде. Мәртәбәле кунаклар аларга җавап тотты.

Альбина Акимова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: