Бөгелмә авазы

Эш биниһая күп, ә җәй кыска

Шәһәр-авыл урамнарындагы юлларның төзеклегенә карата беркем дә битараф кала алмый. Транспорт саны елдан-ел күбәя барган заманда тигез, асфальт түшәлгән юлларга ихтыяҗ да арта.

Әлфия МОСТАФИНА.

Яз җитеп, карлар эреп бетүгә, юллар игътибар сорый башлый. Аларны төзекләндерү, бигрәк тә чокыр-чакырларны ямау эше иң беренчел проблемаларның берсенә әверелә. Автомобиль йөртүчеләр, алар белән бергә пассажирлар да, ихтыярсыз, "экстремал"ларга әверелә. Чөнки юлларда хасил булган озын һәм тирән чокырлар шоферларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һич мөмкинлек бирми һәм, билгеле инде, машиналарын саклау йөзеннән, алар юлда зигзаг ясап чабарга мәҗбүрләр.

Йөргән күз күрә шул. Узган еллар тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм, кар сулары эреп бетәр-бетмәс, юлчылар су тулы чокырга җылы асфальтны лач иттереп салалар да каток белән дә түгел ичмасам, ә кулларындагы соскыч көрәкләре белән суккалап алалар һәм шуның белән шул - юл ремонтланды дип рапорт бирәләр. Мондый күз буяуларның нәтиҗәсе дә озак көттерми, бер-ике ай үтүгә, теге чокыр тагын да киңәеп һәм тирәнәеп, яңадан хасил була.
Соңгы елларда республика җитәкчелеге тарафыннан юлларның торышына, аларны ремонтлауга бераз игътибар арта төште. Шуны да әйтергә кирәк, бүгеннән алып, юлларны ямау эшенә алынган подрядчылар эшләгән эшләренең сыйфаты өчен җавап тотачак. Димәк, юл хезмәткәрләре технологияләрне төгәл үтәргә тиеш. Чөнки юллардагы чокырларны ямауга акча шәһәр бюджетыннан бирелә, ә ул, үзегез беләсез - халык акчасы, шуңа күрә эш сыйфатын алар таләп итәргә хаклы. Ышанычны исә сыйфатлы эш белән генә аклап булуын һәр җитәкче аңларга тиеш.

Бөгелмә муниципаль районында юлларны төзекләндерүгә 3,5 миллион сум акча каралган. Бүгенге көндә шәһәр урамнарын тигезләү, чокырларны ямау эшен башкаручы "Дорремстрой", "БУАД" оешмалары юлчылары Гафиятуллин һәм Ленин урамнарындагы чокырларны "ямау" белән мәшгульләр. Республика бюджетыннан шәһәр урамнарындагы юлларны капиталь ремонтлауга өстәмә акча көтелә.

Ә менә ишегалларындагы юлларны (аларны асфальт юл дияргә тел әйләнми) кайчан ремонтлаячаклары турында Торак-коммуналь хуҗалыгы департаментында белешеп, газетабызның киләсе саннарында таныштырырбыз.

Сүз соңында шунысын да исегезгә төшерәбез: юлларда ремонт эшләре бару һәм махсус техника эшләү сәбәпле, автотранспорт руле артындагыларга аеруча сак йөрергә киңәш ителә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: