Бөгелмә авазы

Ерак түгел инде ул көнгә

Инде киләсе елда - 2015тә илебез, хәер бөтен дөнья халкы дисәң дә хата булмас, совет халкының 1941 - 1945 елда фашист илбасарларына каршы алып барган Бөек Ватан сугышында Җиңү яулавының 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.

Римма РАТНИКОВА,
ТР Журналистлар берлеге рәисе.

Реклама

Якынлашып килүче бу олуг вакыйгага әзерлек йөзеннән, Татарстан Республикасы Ветераннар советы "Сугыш балалары искә ала" ("Вспоминают дети войны") дигән проектны гамәлгә ашыра башлады, китаплар бастырып чыгарырга җыена. Татарстан Журналистлар берлеге Ветераннар советы һәм президиумы да бу башлангычны хупладылар һәм әлеге эшкә кушылып киттеләр.
Хәзер шундый проект старт алганлыгы турында ветераннарга хәбәр ирештерү мөһим, монда, әлбәттә, хәзер эшләүче журналистларның ярдәме сорала. Ә сезгә, хөрмәтле журналистика ветераннары, мөрәҗәгатебез шундый - сугыш еллары турында үз хатирәләрегезне язсагыз иде: сезнең өчен ул ничек башланды, үзегез һәм якыннарыгыз дәһшәтле чор вакыйгаларын ничек кичердегез, Җиңү көнен каршы алу тәэсирләре ничек булды? Болар һәм башкалар турында үз кичерешләрегез белән уртаклашсагыз иде.
Проектта 1926 - 1943 елларда туган ветераннар катнаша ала. Хатирәләр рус яки татар телендә, 3 - 5 бит чамасы булырга тиеш.
Шул язмаларга нигезләп, Журналистлар берлеге хәзерге эшче варианты "Сугыш балалары искә ала" дип атала торган китап чыгарачак. Әлеге игелекле эшкә мәктәп укучыларын, студентларны да җәлеп итәргә мөмкин.
Журналистика ветераннарының хатирә-истәлекләрен 2014 елның сентябренә кадәр Liuts 105@yandex.ru электрон почтасына, яисә 420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179, ТР Журналистлар берлеге, Л. Фаршатовага дигән адрес буенча җибәрергә мөмкин.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек йөзеннән, ТР Журналистлар берлеге шулай ук журналистика ветераннары турында тулы мәгълүматлар (исем-фамилиясе, туган елы, адресы, телефоны, гозерләре һ.б.) туплау эшен дә башлап җибәрде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: