Бөгелмә авазы

Еллар аша Сөембикә дәшә...

Хәтер исән. Биш гасыр элек булган вакыйгалар... Милләтебезнең үз дәүләтен югалтуга дучар иткән ул вакыйгалар... 1552 елның 15 октябре халкыбыз тарихына иң фаҗигале һәм иң кайгылы көн булып кереп калган. Бу матәм көне түгел, бу хәтер яңарту көне. Халык хәтере шәһит киткән милләттәшләребезне безнең арада бүген дә яшәтә. Тарихыбызны белүебезне,...

Хәтер исән. Биш гасыр элек булган вакыйгалар... Милләтебезнең үз дәүләтен югалтуга дучар иткән ул вакыйгалар... 1552 елның 15 октябре халкыбыз тарихына иң фаҗигале һәм иң кайгылы көн булып кереп калган. Бу матәм көне түгел, бу хәтер яңарту көне.

Халык хәтере шәһит киткән милләттәшләребезне безнең арада бүген дә яшәтә. Тарихыбызны белүебезне, аны буыннан-буынга тапшыруыбызны, киләчәгебезнең нигезе итүебезне күрсәтә Хәтер көне. Әлеге көнне Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә шәһитләрне искә алу мәҗлесе булды. Аларның якты хәтеренә Коръән укылды, вәгазьләр сөйләнде. Соңыннан Татар мәдәният үзәгендә "Еллар аша Сөембикә дәшә" әдәби-музыкаль кичә узды. Бөгелмә шәһәренең татар милләтен бердәм итик дип җан көеп йөрүче якташларыбыз килгән кунаклар белән үз фикерләре, үз карашлары белән уртаклашты. Бөтендөнья татар конгрессының Бөгелмә бүлеге рәисе Руслан Җәләев тә бөгелмәлеләргә һәр мәсьәләдә, милли сорау булсынмы ул, яисә башка көнүзәк борчу-мәшәкатьтәме, һәрчак бердәм булырга чакырды.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: