Бөгелмә авазы

Экстремизмга киртә куярга

Экстремизмга һәм терро­ризмга каршы көрәш көчәйгәннән-көчәя бара. Хәзер бу көрәштә көч структуралары гына түгел, ә барлык ведом­стволар да катнашырга тиеш. Әлеге эшне Бөгелмә прокура­турасы контрольдә тота. Прокуратура хезмәткәрләре "Экстремистик характердагы җинаятьләрне һәм хокук бозу­ларны кисәтү, ачыклау һәм бул­дырмау, терроризм һәм экс­тремистик эшчәнлеккә каршы көрәшү турында закончалыкларны үтәүне тәэмин итү" дигән...

Экстремизмга һәм терро­ризмга каршы көрәш көчәйгәннән-көчәя бара. Хәзер бу көрәштә көч структуралары гына түгел, ә барлык ведом­стволар да катнашырга тиеш. Әлеге эшне Бөгелмә прокура­турасы контрольдә тота.

Прокуратура хезмәткәрләре "Экстремистик характердагы җинаятьләрне һәм хокук бозу­ларны кисәтү, ачыклау һәм бул­дырмау, терроризм һәм экс­тремистик эшчәнлеккә каршы көрәшү турында закончалыкларны үтәүне тәэмин итү" дигән темага узган киңәшмәдә 2015 елның 9 айлык эшенә нәтиҗә ясады.
Бу өлкәдә уку учреждениеләре, муниципаль авыл җирлекләре, идарәче компанияләр тикшерелгән. Нәтиҗәдә, федераль закон нормаларын барлыгы 53 тапкыр бозу очрагы теркәлгән, шул рәвешле, 35 кеше - дисциплинар, ә 6 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Законнарны бозу очраклары шактый. Мәсәлән, уку учреждениеләренең компьютер классларындагы компьютер­ларда интернет аша экстремист рухтагы сайтларга кереп була. Әлеге типтагы материалларга юл "йозак астында" булырга тиеш. Моннан тыш, йозаклар йорттагы чардак һәм подвал ишекләренә дә куелырга тиеш. Күпкатлы йортларның күбесендә алар бүген дә юк. Чит-ят кешеләргә анда керү тыелганын барыбыз да белә, югыйсә. Бу эшкә идарәче компанияләр җавап тота. Ә менә "Таң" ширкәте бөтенләй башка сәбәп буенча җаваплылыкка тартылган. Октябрь урамының 8 нче йорты стенасына билге­сез кешеләр нацистлар свасти­касы ясап киткән, ә идарәче ком­пания аны юк итү буенча 3 көн дәвамында бернинди дә чара күрмәгән.
Авыл җирлекләрендәге китапханәләрдә дә интернет аша теләсә нинди сайтларга юл ачык икән, аларны ябу өчен программалар куелмаган. Ә кайбер җирлекләрнең бюдже­тында бу эш өчен хәтта акча бүлеп бирү дә каралмаган.
Бөгелмә районының фе­дераль миграция хезмәте 40 адрес буенча тикшерү үткәргән һәм, шул рәвешле, Сосновая урамында законсыз рәвештә яшәүче 20 үзбәкне исәпкә ал­ган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: