Бөгелмә авазы

Эх, җиләкле катыклар!..

Елның һәрбер фасылында бардыр матур мизгелләр. Күңелләргә бигрәк якын ямьле җиләкле җәйләр. Җир җиләге салынган авыл катыгы... Эх, әлеге сүзләрне ишетсәм, авыздан сулар килә. Авылда туып-үскәнлек үзенекен итә шул. Җәй уртасы җитүгә, менә шул ризыкны авыз итәсе килә инде. Җир җиләге темасына материал язарга утыргач та, иң беренче шуны искә...

Елның һәрбер фасылында
бардыр матур мизгелләр.
Күңелләргә бигрәк якын
ямьле җиләкле җәйләр.
Җир җиләге салынган авыл катыгы... Эх, әлеге сүзләрне ишетсәм, авыздан сулар килә. Авылда туып-үскәнлек үзенекен итә шул. Җәй уртасы җитүгә, менә шул ризыкны авыз итәсе килә инде. Җир җиләге темасына материал язарга утыргач та, иң беренче шуны искә алдым. Җиләктән чиләкләрне тутырып
кайткан саен, җәйге эсселектән котылыр һәм сусаганны басар өчен суыткычтан катык алып ашый торган идек. Хәзер җиләккә чыгып йөрүләр бик аз тәти шул,җәмәгать, ләкин җае чыкса, бу зур бәйрәм инде. Узган елларны редакциябез белән дә чыга торган идек, шундый гадәтебез бар иде. Быел таныш-белешләр: "Җиләк юк, эсседә янып, кибеп беткән", - дигәч, тукталдык. Шулай да җиләк җыючылар бар. Күбесенчә, пенсия яшендәге әбиләр. Каян җиләк табып бетерә торганнардыр, сер итеп саклана торган үзләренең җирләре бардыр инде, мөгаен. Эштән базар бәяләрен белергә чыккач, шуңа игъ-
тибар иткән идем. Әбиләрнең чиләкләре мөлдерәмә кып-кызыл җиләк белән тулган. Быел җир җиләгенең 5 литрлы чиләге 700 - 800 сум тора. Халык кыйбатсынмый диләр әбиләр, сатып алалар икән. Ә менә мин сатып алырга яратмыйм, үзең урманга чыгып җыйган җиләкнең тәме дә бүтән шул... Аннары җан тынычлыгы алып кайтасың бит андый сәяхәттән: кояш астында тәмле, хуш исле үләннәр исен иснәп ләззәтләнәсең, чирәмдә ауныйсың, зәңгәр күккә карап, болытлар саныйсың... Җәйнең, җиләк җыюның рәхәтлеге шул инде... Ә чиләкләр тулгач, шатлык хисләре ташый. Бердән, вакытыңны файдалы итеп үткәрәсең, икенчедән, витаминлы ризык җыясың.
Җир җиләгенең файдалы үзлекләре шактый. Ул ашказаны белән эчәк трактының эшен яхшырта, атеросклероздан саклый, йөрәк һәм кан тамырлары
системасын ныгыта. Бер сүз белән, урман ашъяулыгында аңа тиңнәр юк. Җир җиләгенең тәмен бары ике-өч атна дәвамында гына татып калып була. Шуңа
күрә, җәмәгать, ашыгыгыз. Яңгырлар явып үтте, кибәргә өлгермәгән җиләкләр инде тулышканнардыр. Аннары кышка шифалы үләннәр дә җыеп куярга
кирәк. Юкка гына, сары мәтрүшкә - алтмыш төрле авырудан, зәңгәр мәтрүшкә җитмеш төрле авырудан дәва, дип әйтмиләр бит. Бу үләннәр бәйләменә
җир җиләге яфрагын да кушарга онытмагыз. Алардан пешергән чәйне кыш көне эчүләре аеруча зур ләззәт бирә.
Шуңа күрә җәйнең тәмен белеп калыйк, җәйнең бер кисәкчеген, кышын хозурлану өчен, өйгә дә алып кайтыйк...
 
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: