Бөгелмә авазы

Дүрт аяклы дус белән

Россиягә дүрт аяклы дуслары белән килергә теләүчеләрнең артуы сәбәпле, РФ ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелек хезмәте белгечләре котыру чиренә каршы прививка ясалмаган җәнлекләрне илгә алып керү һәм анда йөртү тәртипләре турында аңлату кирәк дип саныйлар. Фәридә НИЗАЕВА, ТР "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт инспекторы. РФ Законнары, хокукый кагыйдә-нормалары һәм Санитар кодекс, Ветеринария таләпләре...

Россиягә дүрт аяклы дуслары белән килергә теләүчеләрнең артуы сәбәпле, РФ ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелек хезмәте белгечләре котыру чиренә каршы прививка ясалмаган җәнлекләрне илгә алып керү һәм анда йөртү тәртипләре турында аңлату кирәк дип саныйлар.
Фәридә НИЗАЕВА,
ТР "Россельхознадзор" идарәсе
дәүләт инспекторы.
РФ Законнары, хокукый кагыйдә-нормалары һәм Санитар кодекс, Ветеринария таләпләре нигезендә, безнең ил территориясенә алып кергән эт-мәчеләрне өч яшькә кадәр генә котыру чиренә каршы прививка ясалмаган килеш йөртергә рөхсәт ителә.
Котыру - баш һәм арка мие зарарлану белән характерлана торган, бик кискен уза һәм үлемгә китерә торган куркыныч чир ул. Бу вируслы чир тамырларында җылы кан йөри торган барлык хайваннарга да, кешеләргә дә йога.
Котыруның табигый төре һәм шәһәр җәнлекләре авырый торган төре аерыла. Беренче очракта - чир чыганагы булып кыргый хайваннар, икенчеcендә йорт хайваннары, этләр, мәчеләр тора.
Авыру җәнлекләр бик ярсуга, куркыныч холыклыга әйләнә, алар өйдән чыгып качалар, тешләшәләр, кешеләргә дә ташланалар, моңа кадәр үзләре өчен ашарга яраксыз саналган теләсә нәрсәне ашыйлар. Этләрнең өргән тавышлары үзгәрә, гырылдавыкка әйләнә, судан курку хисе барлыкка килә.
Кешегә дә, хайваннарга да зәхмәт авыру чыганагы белән турыдан-туры элемтә вакытында - чирле җәнлек тешләгәндә, яисә аның төкереге, бүлентекләре тәнгә эләккәндә йога. Үтерелгән җәнлекнең тиресен тунаган аучы да чир йоктырырга мөмкин.
Котыру зәхмәтенең яшерен чоры бер айдан ярты елга кадәр дәвам итә ала. Әмма 8 - 10 көн вакыт узуга ук, чирле җәнлек тешләгән кеше (яисә терлек) үзе вирус чыганагы булып тора башлый.
Котыру чире - дәвалауга бирешми торган чирләрнең берсе ул. Кагыйдә буларак, вирус белән зарарланган кешегә үлем яный. Әмма ашыгыч рәвештә ясалган вакцинация мондый фаҗигадән котылырга мөмкинлек бирә.
Ә инде иң яхшысы, әлбәттә, чирне йоктырудан саклану. Йорт хайваннарына ел саен прививка ясату аеруча нәтиҗәле профилактик чараларның берсе булып санала. Планлы эш, гадәттә, көз көне алып барыла, аңа дәүләт ветеринария белгечләре җитәкчелек итә.
Татарстан "Россельхознадзор" идарәсе районнан, республикадан читкә чыгарыласы терлек-җәнлекләргә котыру чиренә каршы прививка ясалганлыкка махсус белешмә булырга тиешлеген искәртә. Вакцинация юлга кузгалырга бер ай алдан ясалырга тиеш. Йорт хайваннарына ул түләүсез ясала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: