Бөгелмә авазы

Соңгы «Сюита»

«Миңзифа (кәгазьдән укый). …без, мөшкел хәлдән чыгу өчен, гармун ясауны туктатып, бүгенге көндә иң актуаль проблемага әйләнгән продукция чыгаруга күчәбез. Сынатмадык, иптяшләр! (Кул чаба). Оркестр! Халкыбызның аңы, тамагы тук булмаса да, соңгы айларда бик үсте. Ишеттегезме оркестрны? Кемгә кирәге бар гармунның? Социализм калдыгы ул! Ә табутсыз бер адәм дә яши...

Халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевның «Моңлы бала түгел идем…» исемле музыкаль водевиленнән бу өзек. Үзе дә өздереп гармунда уйнарга яраткан шагыйрь Казан музыка кораллары фабрикасы ябылуы хәбәрен күңеленә якын алып, аның каләменнән, әнә, шундый әсәр өзелеп төшкән. «Үзебезнең татар көен Европага алып чыккан бу гармунга һәм аны иҗат итүче осталарга - мең рәхмәт! Алдыгызда түбәнчелек белән баш иям, осталар!.. Безнең чыгыштан соң минем янга бик күп чил ил гражданнары килде. «Бу гармунны каян, ничек алдырырга?» дип кызыксындылар. Мин сезнең адресны бирдем. Бергә яулап алынган җиңү белән сезнең фабриканы да котлыйм», - ди пьесадагы гармунчы егет Миңгол. Илдар абый оптимист булган - 1999 елгы пьесаның финалында: «Миңгол белән Зиләйлүк арбадагы сабыйны - гармунны Киләчәккә алып китәләр», - дип яза.

Юк, Илдар абый, гармун фабрикасы киләчәккә бара алмады. «Японнарның тактасы» башына җиттеме, кешеләрнең тере музыкага битарафлыгы һәм наданлыгымы… Фабрика юк инде. Ишекләр, мебель, хәтта табутлар ясап, очын-очка ялгарга тырышып, шактый яшәргә тырышкан ул. Әмма...

Өметсезлеккә бирелергә ашыкмыйча, проблемага ачыклык кертергә тырышып карыйк. Фабрика ябылу бит әле халык җырдан-моңнан баш тарткан дигән сүз түгел…

Бераз гына тарих. Казан гармун фабрикасы 1934 елның 27 гыйнварында ачыла. Бөек Ватан сугышы елларында кайчан ничек ябылуы турында архив мәгълүматлары юк. Бары тик 1945 елның 21 сентябрендә музыка коралларын ремонтлау остаханәсенең яңа оештырылган Казан гармун фабрикасы карамагына керүе генә билгеле. 1956 елның январенда җирле сәнәгать буенча Казан шәһәре идарәсенең мебель фабрикасы сафка баса, шул ук елның октябрь аенда ул Казан пианино фабрикасы дип атала башлый. Казан пианино фабрикасының 55нче номерлы карары нигезендә (3 июнь, 1963 ел) Казан гармун фабрикасы Казан пианино фабрикасына цех булып кушыла. 1963 елның 30 августында Казан пианино фабрикасы Казан музыка кораллары фабрикасына әверелә. 1988 елдан ТАССРның музыка кораллары җитештерү-сәүдә берләшмәсе дип атала башлый. 1995 елда Казан музыка кораллары фабрикасы акционерлаштырыла һәм заманчалашып «Ачык акционерлык җәмгыятенә» әверелә. 2000 елның 14 июлендә Югары Арбитраж судының А65-6069/98-С1 - 21 номерлы карары нигезендә «Музыка кораллары фабрикасы» ачык акционерлык җәмгыяте банкрот дип таныла.

Болар - Казан гармуннары һәм пианинолары турында архивта сакланган документлардан кыскача мәгълүмат.

***

Ә бит заманында Казан фабрикасы чыгарган «Сюита»лар һәм «Казань»нар бик күп фатирларда «яшәп», гаилә әгъзасына әверелгәннәр. «Казанда гына түгел, тирә-як авылларда да бар иде алар, - ди пианино көйләүче оста Олег Руденко. - Безне көйләргә чакыралар иде». Сиксәненче елларда, «Weinbach»лар 1300 сум торганда, «Сюита»ларның бәясе кибеттә 600-700 сум чамасы булган. Әлбәттә, «Сюита» Чехиядә ясалган «Petrof» та, Германиянең «August Forster»ы да түгел, Калуга механикасы белән Казан осталары ясаган тыйнак кына бүлмә пианиносы. Дөрес, аның немец механикалысы да чыгарылгалаган ди, әмма алары үзебезгә аз эләккән: партияләп тугандаш социалистик илгә - Болгариягә озатылган.

Хәзер фабрика эшләми. Банкротка чыккан фабрикага башка хуҗа килеп, традицияне яңартырга тырышып караган каравын. Рояль ясау хыялларын, Мисырга пианинолар озату планнарын интернеттан эзләп табарга мөмкин. Бер музыка кораллары кибете сайтының каталогында ак «Сюита» рәсеме әле дә тора. Тик ул виртуаль каталогта гына калган, кибетнең үзендә юк. Кыскасы, хәзер Казанда пианинолар чыгарылмый. Казанда гына түгел, белүемчә, элек пианино чыгарган башка шәһәрләрдә дә җитештерү тукталган. «Хәзер кеше синтезатор, цифрлы пианинолар белән кызыксына. Пианино урынын алар алды», - ди пианино көйләүче Олег Андреевич.

Казан шәһәрендәге музыка товарлары кибетләре дә күбрәк гитара, синтезатор, колонкалар кебек заманча товар сатуга махсуслашкан. Шулай да музыка кибетләренең берсендә ак рояль күрдем. Дөрес, ул яңа түгел, реставрацияләнгән инструмент иде. 160 мең сумга өр-яңа импорт пианино да тора. Маркасы таныш түгел, чыннан да, сатучы әйткәнчә, немецныкымы-юкмы - әйтә алмыйм, яңгырашы аһ итәрлек булып тоелмады. «Соңгы «Сюита»ны былтыр көз саттык, - ди кибет хуҗасы. - 70-80 мең сумнар тирәсе тора иде. Хәзер юк инде, заказга да чыкмый бугай». Пианино кирәк булса, ул миңа «б/у»ны, ягъни кулланылганны эзләргә тәкъдим итте. «Ә иң яхшысы - «цифрлы»ны алыгыз. Алар да механик пианино кебек «молотоклар» белән эшләнә. Көйләү проблемасы да булмаячак, дым җитмәү кайгысы да юк. Банка белән су куеп туймадыгызмыни әле?» Кибеттә 20 меңнән башлап, 30, 40, 50 һәм аннан да күбрәк меңгә шактый зәвыклы итеп эшләнгән матур яңгырашлы инструментлар сатыла. Хәтта инструмент алучыга банкетка да бүләк итәләр. «Механик пианиноларга ихтыяҗ бармы соң?» - дим. «Өлкән яшьтәгеләр кызыксына, балалар бакчасына алдылар», - ди әңгәмәдәшем.

Бер уңайдан кибеттәге гармун киштәләренә күзем төште. Мату-у-у-ур хәзерге гармуннар. Шуяда һәм Тулада эшлиләр, ди. Соңгысының сайттагы (www.harmonica-tula.ru) язмаларыннан күренгәнчә, кыен чаклары булса да, тулалылар җитештерүне саклап кала алганнар. Рәсемнәрендә «милли тальянка»ны да очраттым. «Ихтыяҗ бар, - диделәр музыка товарлары кибетендә. - Татарстанда байлар җитәрлек. Шундыйлар әтиләренә-бабайларына, гомумән, өлкән яшьтәгеләргә бүләккә алалар. Бездә Казан остасы ясаган инструмент та сатыла. Бик өлкән яшьтә ди гармун ясаучы ул абзый. Аңа заказ бирергә чират икән…» Сатучыны тыңлый-тыңлый заманында бик популяр булган Вараксин гармуннарын искә төшердем. Гармун ясаган һәм төзәткән урыс карты татарлар арасында популяр шәхес булган. Татарларда популяр булган хромкаларга февраль аенда 140 ел тулганын Тула гармуннары сайтыннан укыдым. Кызык, Тулада да, Шуяда да безнең өчен яшел милли гармуннар чыга икән, димәк, алар сатыла. Сатылмаса, чыгармаслар иде - гап-гади логика. Шулай булгач, нигә үзебезнең фабрика банкротка чыкты соң әле? Аңлашылмый.

***

Әйе, фабриканы саклап кала алмадык. Әлегә музыка мәктәпләре, балалар бакчалары, гомумбелем бирү мәктәпләре Казан музыка кораллары фабрикасы чыгарган «Сюита»лардан файдалана. Тагын күпмедер вакыт файдаланырлар әле. Әмма уйный-уйный механика да искерә, тора-бара агачы да ярылырга мөмкин. Димәк, инструментны алыштырырга кирәк булачак. Бу - табигый. Бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Каян алырбыз икән ул чакта арзанлы һәм ышанычлы пианиноларны? Әлеге дә баягы «кытай дуслар» фанерадан ясап бирсә генә инде»… Хәер, берничә партия пианино Мәскәүдән һәм Кытайдан кайтарылган ди инде. Әмма нигәдер кызымны кытай пианиносында уйнатасым килми бит әле…

Хәер, тагын да куркынычрак финал булырга мөмкин: уен коралларына, гомумән, ихтыяҗ булмаса! Компьютерлашкан балалар һәм аларның тамагы тук, өсте бөтенлеге турында гына уйлаган ата-аналар заманында анысы да бик мөмкин.

Әнә, интернеттагы әниләр форумнарында акыллы гына ханымнар кирәксезгә чыккан пианинодан котылу юллары турында фикер алышалар. Пианино интерьерны боза, ди. Аларның кайбер җөмләләрне кул тидермичә күчерәм: «Было у меня пианино, разломали...так как девать было не куда... жалко было ... все что могли сломать - выбросили, вся чугунная часть со струнами стоит около лифта»; «у нас папа его просто разобрал (и при помощи топора тоже). Потом это все с легкостью выносится на мусорку»; «О! Вариант «расчлененки в ванной» мы рассматривали в шутку. Теперь призадумалась серьезно. Может, я его и сама разберу при помощи топора, отличная стрессотерапия будет. Только таскать - это к папе»; «Но пока мама жива - топором не получится». Ярар, болары заманның «Джек-потрошитель»ләре. Хәер, мондый «балталы»лар белән бергә антиквариат пианиноны реставрацияләтеп, интерьер итеп кулланучылар да бар ди. Мәскәү байларында бу популярлашып бара, ди.

Ә бит әле пианиноны көе өчен алырга теләүчеләр дә бар. Шунысы да күңелне сөендерә: башкалабызның музыка мәктәпләре бушап калмаган. Алардагы балалар да синтезатор классына күчеп бетмәгәннәр. Әлегә фортепиано класслары да, халык уен кораллары да популяр санала. Конкурслар да үз көчендә. Бирсен Ходай!

Инде пианино алучыларның проблемаларына күз салыйк. «Үзебезнекен сайлау» мөмкинлеге бирелмәгән «кулланучы» нишли ала?

Акчаң булса, әлбәттә, чехныкын да, немецныкын да кайтартырга була. Көйләүчеләр андый инструментларны югары бәяли. Әмма бөтен кешенең яңа инструмент алырга акчасы юк. Андыйлар, әлбәттә, интернетның белдерү сайтларына кереп, бушлай белдерү бирә торган газеталар алып, «б/у» пианино эзли. Кулланылган инструментны бушка бирүчеләр дә («самовывоз» дигән шарт белән), символик бәягә сатучылар да бар. Бу очракта, әлбәттә, Совет иле ясаган пианинолар турында сүз бара. Искермәгән «б/у» импорт пианиноларның бәясе 30-50 мең тирәсе. Дөрес, «пианино базарында» антиквариат та күп тәкъдим ителә. Әмма анысы белән сак булырга кирәк: кешеләр картайган кебек, механика да искерә. Әлбәттә, реставрация ясарга мөмкин.

- Яхшы реставрацияләнгән инструмент яңага тиң, - ди фортепиано көйләүче һәм реставрацияләү остасы, Казан дәүләт консерваториясенең инструментарий бүлеге җитәкчесе урынбасары Зөфәр Хабил улы Зарипов. - Агач үссә дә, үсмәсә дә, су сорый. Җылылык батареясы янында торган, эченә су куелмаган инструментны да рәтләргә мөмкин, бары тик төзәтүе озаграк вакыт алачак һәм кыйммәткәрәк төшәчәк.

- Механик пианинога ихтыяҗ бармы? Алар урынын «цифр» алмадымы?

- Механик пианинога ихтыяҗ бар. Чөнки уку, өйрәнү өчен бары тик механик инструмент кына бара. Цифрлы инструмент - концерт яки банкет варианты. Пианинога ажиотаж булмаса да, даими сорау бар. Аеруча сентябрь, октябрь айларында - укулар башлангач инструмент эзли башлыйлар.

- Белдерүләрдә бер гасырлык антиквариат тәкъдим итүчеләр дә шактый. Шәмдәлләр белән бизәлгән андый затлы инструмент искереп, вакыт үтү белән көй чыгару сәләтен югалтмыймы?

- Аларда чын немец механикасы. Үзләре искиткеч матур яңгырыйлар. Ул чакта кечкенә шәхси фабрикалар булган, анда ясалган инструментлар бер гасыр торып та, кыйммәтен югалтмыйлар. Оста ясалган реставрациядән соң тагын 100 ел хезмәт итә алачаклар… Без реставрацияләү өчен пианиноларны кешеләрдән сатып алабыз. Халыкта әле хәтта бүлмә рояльләре дә бар. Инструмент реставрацияләнгәннән соң берничә ай эчендә сатыла. Нигездә музыкантлар ала. Һәвәскәрләр дә кызыксына.

- Фортепианоны яңарту өчен күпме вакыт кирәк?

- Пианиноны ике ай эчендә рәтлибез, рояльне төзекләндерергә 3-6 ай кирәк.

- Зөфәр Хабилович, сез гаҗәеп профессия кешесе. Мең кеше фортепианода уйнаса, шуның берничәсе генә көйли аладыр.

- Көйнең кайдан ничек чыкканын белү миңа мәктәптән үк кызык иде. Консерватория каршындагы махсус музыка мәктәбендә укыганда ук пианино көйләүче янында бөтерелә идем. Хәрби хезмәттән кайткач Музыка кораллары фабрикасында укып, 1984 елдан бирле фортепианолар көйлим. Кемдер гомере буе көйли генә, ә миңа аларны дәвалау кызык. Уен коралына осталар җан өрә. Осталарның җан өрүенә карап, алар төрлечә яңгырый…

Фабрикабызда уен кораллары чыгару туктатылса да, әле осталарыбыз бар. Дөрес, алар инде өлкән яшьтә. Алтын куллы оста Николай Титовка алтмыш яшь, көйләүче Олег Руденкога - җитмештән артык. Аллага шөкер, әле алар үз эшләрен яратып эшләп йөриләр, Казанны көйле итәләр. Ә аннары нишләрбез?

Башкалабызның уен кораллары «базарында» хәлләр шулайрак. Журнал битләрендә музыка кораллары җитештерүче фабрикалар белән таныштыру, өйдә музыка кораллары ясаучы осталар турында язу планнары да бар. Без дөньябызны көйле итәргә омтылган андый осталарга бай бит әле.

«Сәхнә», 2011, №5 (май)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: