Бөгелмә авазы

Дөрес юлны сайлагыз!

1 октябрьгә кадәр гражданнар Пенсия Фонды идарәсенә гариза язып, ташламалы дарулар алу хокукын яңарта алалар.

Ташламалы шартларда дарулар алу юлын дәүләт социаль ярдәменә хокукы булган һәр кеше (федераль ташламага ия булучылар) сайлый ала. Моның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген табиблар - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш белгечләре дә әйтеп тора. Ә алар, ышаныгыз, пациентларның әрнүсызланулары һәм күз яшьләре белән көн дә очрашып торалар.
Табибларның мөрәҗәгатендә мондый юллар бар:
"Хөрмәтле республикабыз халкы! Без кешене авыр чир басып китү, өйгә олы каза килү кебек авыр хәлләр белән көн дә очрашып торабыз.
Бүгенге медицина, иң заманча технологияләр һәм дарулар кулланып, бик күпләргә ярдәм итә ала. Тулы канлы дәвалану алу мөмкинлеге була торып та, кеше акчага алданып, аннан баш тарта икән, моны күрү бик авыр. Препаратларның бәясе бик кыйммәт, сез сайлаган акчалата компенсация (600 сумнан чак кына артыграк) һәм гаилә бюджеты еш кына җитәрлек булмый.
Әйе, кайвакыт рецептлар яздырып алу өчен табибларга керүдә кыенлыклар булгалап тора. Без андый проблема барлыгын беләбез, бу мәсьәләне
хәл итү өстендә эшлибез. Әмма сәламәтлек һәм тормыш-яшәү турында сүз барганда, болар күпкә җиңелрәк нәрсә.
Компенсация акчасына кыйммәтле булмаган берничә төрле даруны гына алып була. Гражданнар акчаны сайлаган чакта, кинәт кенә шундый зарурият туганда, аларның кыйммәтле дарулар белән дәвалана алу мөмкинлекләре чикләнә. Бүген без икедән берне сайлау каршында торган мөстәкыйль затларга гына түгел, ә балаларга, оныкларга да мөрәҗәгать итәбез. Сез якыннарыгызны уйланмаган адым ясаудан саклап кала аласыз. Янәшәдәгеләрегезгә ташламалы дарулар алу хокукын сайлау мөһимлеген аңлатыгыз, бу бит сезнең, якыннарыгызның һәм башка күп пациентларның сәламәтлеген, тормышын саклап калуга ярдәм итәчәк.
Без сезнең дөрес юлны сайлавыгызны һәм озак еллар бәхетле яшәвегезне телибез!
Р. Хәсәнов - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш белгече, онколог;
А. Галявич - баш белгеч-кардиолог;
А. Визель - баш белгеч-пульмонолог;
Ф. Җиһаншин - "В.М. Бехтерев исемендәге республика психиатрия хастаханәсе" баш табибы;
С. Җангирова - "Казан эндокринология диспансеры" баш табибы".
Игътибар! Социаль хезмәтләр тупланмасы бирүне яңартуны сорап язган гаризаны Пенсия Фонды идарәсенә, яисә күпфункцияле үзәккә шәхсән китерергә, законлы вәкаләткә ия кеше аркылы тапшырырга була. Гаризаны шулай ук Пенсия Фонды идарәсенә почта аша җибәрергә дә мөмкин.
Шәхсән мөрәҗәгать итүчеләрнең бары тик паспортлары гына булырга тиеш. Гаризаны почта аша җибәргәндә исә гариза язучының имзасы законлы юл белән расланган булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: