Бөгелмә авазы

Дамир Фәттахов: “Бөгелмә яшьләр сәясәте өлкәсендә зур потенциалга ия”

14 июль көнне Татарстан Республикасының яшьләр эше министры Дамир Фәттахов Бөгелмәнең яшьләр сәясәте өлкәсе объектлары белән танышты, “Яшьләр сарае”нда барган ремонт эшләре барышын карады һәм актив яшьләр белән очрашты.

Шәһәрдәге тормышны тагын да кызыклырак һәм уңайлырак итү буенча яшьләрнең сораулары һәм тәкъдимнәре бар. Бөгелмәнең яшь активистлары үз теләкләрен югары дәрәҗәдәге вәкилләргә җиткерә алды. Алар кызыксындырган сорауларын турыдан-туры республикабызның яшьләр эше министры Дамир Фәттаховка ирештерде. Җәмәгатьчелек оешмаларының, Бөгелмәнең берләшмәләре һәм төрледән-төрле хәрәкәт вәкилләренең сораулары җавапсыз калмады.

Бөгелмә муниципаль җирлегендә 17,5 мең яшь кеше яши. 8 эре оешма актив эш алып бара. Алар арасында “Курс-М”, тапкырлар һәм зирәкләр клубы, эшләүче яшьләр советы, “ТР аграр яшьләр оешмасы”, “Бугульма-поиск” һәм студентларның хезмәт отрядлары штабы бар. Бу оешмаларның вәкилләре министр белән формаль булмаган очрашуда катнашты.

Әлеге очрашу вакытында яшь бөгелмәлеләр сорау биреп кенә калмады, ә үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен дә җиткерде. Сорау бирү бер яклы гына булмады. Җитәкчеләрнең дә яшьләр фикерен беләсе килде. Алар бергәләп, яшьләр арасында булган проблемаларны хәл итү юллары буенча киңәшләшеп алдылар. Яшьләр туган шәһәрләрендә үз потенциалын реализацияләсен өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйлаштылар.

Дамир Фәттахов Бөгелмәнең яшьләр өлкәсендә зур потенциалга ия булуын әйтеп үтте. Ул яшьләрне үз хыялларыннан баш тартмаска өндәде һәм үз идеяләрен тормышка ашыруларын теләде.

 

Хакимиятнең матбугат хезмәте

Оксана Гайсина фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: