Бөгелмә авазы

Чүп дип чыгарып ташлама

Россиядә бер кешегә ел дәвамында 14 килограмм макулатура барлыкка килә икән. Бу – ил күләмендә исәпләгәндә 2 миллион тоннадан артып китә. Тик шуның 21 мең тоннасы гына (бер процент тирәсе) икенчел чимал буларак кулланыла. Калганнары чүплеккә ташлана.

Ә чит илләрдә икенче чималга караш бөтенләй башкача. Алга киткән ил­ләрдә 70 процент чамасы иске газета-журналлар, китаплар, бе­леш­мәлекләр кабаттан эш­кәрт­е­лүгә озатыла. Өлкән буын яхшы хә­терли: совет чорында икенчел чимал җыю яхшы оеш­тырылган иде. Шә­һәр­ләр­дә генә түгел, кечкенә авылларда да чүпрәген дә, кә­газен дә, тимер-томырын да җыйды­лар. Тик заманалар үзгәрү белән әлеге эш аксады, икенчел чимал кирәк­мәскә әй­ләнде. Соңгы елларда әлеге проблема кабаттан калкып чыкты. Хәзер ил халкын кабаттан макулатура җыярга өйрәтмәкче­ләр.

Белгечләр сүзенә колак салсак, Россия халкы үзендә булган кәгазьнең 1-3 процентын гына икенчел чимал җыю­чыларга тапшыра. Шул ук вакытта Көнбатыш Европада бу сан – 38 процент. Шунысын истән чыгармаска кирәк: бер тонна макулатура җыю 13 агачны, 2,5 баррель нефтьне, 32 мең литрга якын суны янга калдырырга ярдәм итә. Иң мөһиме, чүплектәге 4 куб метр мәйдан кәгазь өемнә­ре­нә күмелмәячәк. Тик, ни кызганыч, россиялеләр кәгазь тапшырырга ашыкмый. Чөн­ки аның бәясе бик түбән. Бары тик күп күләмдә җыйган оч­рак­та гына аның акчасы кү­ренергә мөмкин. Шуңа күрә дә күпләр аны чүп савытына ыргытуны өстенрәк күрә. Тик шулай да макулатура, катыргы җыеп акча эшләүчеләр дә бар. Икенчел чимал җыю­чылар сүзләренә караганда, ка­тыргы тапшырып, аена 10 мең сумнан артык акча эш­ләүчеләр дә очрый. Өстәмә керем аласың икән, салым тү­ләргә кирәклеген һәркем бе­лә. Ә менә кәгазь җыеп, тирә-юньне чистартуга үз өлешен кертүчеләргә салым түләт­мәс­кә җыеналар. Ил депутатлары бу көннәрдә шул хакта сөйләште.

www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: